Телдән жульен (рецепт)
Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан сыер теленнән жульен рецептын тәкъдим итәбез.
Ярымбоҗралап туралган суганны майда кыздырырга, саламлап туралган пешкән телне салырга, тоз һәм борыч сибәргә, барысын бергә 5 минут кыздырырга. Махсус савытларга (кокотница) салырга, өстенә майонез яки каймак агызырга, өстенә угычтан уылган сыр сибәргә, кызган мичтә сыр кызарганчы тотарга.
Тәмле булсын!