Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Телдән кан ага башлады» - Яңавылда кунак ир-ат хуҗа хатынның телен кисәргә маташкан

Ир-ат хатынның авызын ачтырып, пычак белән телен кисә башлаган. Күп итеп кан агуын күргәч, ул үзе ашыгыч ярдәм чакырган.

news_top_970_100
«Телдән кан ага башлады» - Яңавылда кунак ир-ат хуҗа хатынның телен кисәргә маташкан
https://pixabay.com

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендәге күп катлы йорттагы фатирга кунакка килгән ир-ат хуҗа хатынның телен кисеп алырга маташкан. Бу турыда «Яңавыл таңнары» сайты язды.

Бер хатынның фатирына кунакка М. исемле ир-ат килә. Ул хөкем ителгән кеше. М. моңа кадәр хуҗа хатын бераз бергә дә яшәп тә алган булган.

Фатир хуҗасы белән кунак ир-ат табын кора, салып утыралар. Аннары хатын көнләшүен әйтә, алар талаша башлый. Исерек ир-ат озак уйлап тормый, хатынга берничә тапкыр сугып җибәрә. Аннары уң кулына пычак ала, сул кулы белән хатынның авызын ачтыра. Ир-ат пычак белән хатынның телен кискәли, күп итеп кан ага башлый. Канны күргәч, ир-ат бераз айныша һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар белән бергә полиция хезмәткәрләре дә килә.

Моңа кадәр бу ир-ат үз өенә кунакка килгән башка бер хатынны да имгәтә язган булган. Алар башта аракы эчкән, пилмән ашаган. Бераз гына салгалап утырган кунак хатын китәргә җыена. Тик хуҗа аны җибәрергә теләми. Хуҗа кеше кайчы алган һәм хатынга үтерү белән яный башлаган.

Тик бераздан ир-ат йокыга киткән. Кунак хатын балконга чыга, ләкин М. кисәк кенә уяна һәм хатын артыннан килә. Шуннан соң кунак хатын балконнан сикереп төшә, аягын имгәтә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңавыл районы буенча бүлеге М.га карата гаепләү белдергән. Ул «үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү», «корал яки корал сыйфатында кулланыла торган предмет белән сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү» маддәләре буенча гаепләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100