Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Теләсәгез нишләгез, акчаны кайтармыйм»: Ришат Төхвәтуллин җыр тарихын сөйләгән

news_top_970_100
«Теләсәгез нишләгез, акчаны кайтармыйм»: Ришат Төхвәтуллин җыр тарихын сөйләгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Төтеннәр» җыры Ришат Төхвәтуллинга җиңел генә бирелмәгән. Җыр тарихын ул социаль челтәрдә яза.

«Тамашачы нәтиҗәне генә күрә, тик һәр җыр артында бик зур хезмәт тора. Җырны барлыкка китерү дә зур кертемнәр сорый, моннан кала, әле юридик сораулар бик күп вакытны һәм көчне ала. Авырлыкларга карамастан, җыр яңгырарга тиеш», – дип яза ул.

Артист сүзләренчә, «Төтеннәр» җырының да үз тарихы бар.

«Илгиз (ред. – җырчының администраторы) «ВКонтакте»да миңа җырны җибәрде. Тыңладым – миңа ошады. Интернеттан авторларны эзләдек һәм таптык. Мин авторга шалтыратам. «Төтеннәр» җыры ошады, мин аны җырласам ярыймы?» – дим. «Бу – телефон аша сөйләшә торган әйбер түгел», – диде.

Очраштык, фикер алыштык, ул үзен җырның авторы дип атады, миңа бәяне әйтте. Җырны сатып алдык.

Җырны чарада җырлаганнан соң, безнең янга аранжировщик Нияз Вәлиев килде. «Егетләр, шәп килеп чыккан! Мин – бу җырның авторы!» – ди. «Ничек?» – дим. Җырны сатып алган кешегә шалтыраттык. «Теләсәгез нишләгез, акчаны кайтармыйм», – ди. «Алайса, судка мөрәҗәгать итәбез», – дидек. Нәтиҗәдә – кайтарды», – дип яза Ришат Төхвәтуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100