Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теләкләр кабул булсын өчен, яңгыр яуган чакта нинди дога укырга?

news_top_970_100
Теләкләр кабул булсын өчен, яңгыр яуган чакта нинди дога укырга?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында, яңгыр яуган чакта кылынган догалар кабул була, дип аңлаталар.

«Яңгыр, табигатьне чистарып, яшәртеп җибәрер өчен, Раббыбызның әмерен үтәргә ашыгып, тамчыларны тизрәк-тизрәк җиргә сеңдерергә тырыша. Һавада хуш ис чыга, табигать яңа бер сулыш алган кебек тоела. Яңгыр – ул да булса Раббыбызның бер нигъмәте, аның үз файдасы һәм хикмәте бар икәнен беләбез. Һәм шул ук вакытта, зарар китермәсен дип, бер дога кылып куйсак, бик тә яхшы булыр. Шулай ук яңгыр яуган вакыт – дога кабул була торган вакытларның берсе булып та санала», – диелә хәбәрдә.

Һәм яңгыр яуганда киләсе махсус бер доганы да укырга киңәш ителә:

«Аллаһуммә саййибән нәәфигән.

اللّهُمَّ صَيِّـباً نافِـعاً»

Йә Аллаһ, бу яңгыр файда китерсен иде!»

Йә Раббым, яуган һәм явасы яңгырлар файда гына китерсен, бу яңгырлар зыян китермәсен, йә Аллаһ, безгә хәерлесен насыйп ит!» – диелә бу постта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100