Аллаһы Тәгаләдән нәрсәнедер сорарга керешкәнче, башта аңа мактау ирештерергә кирәк: «Сөбханаллаһи үә бихәмдиһи» («Аллаһыга мактау һәм Аны данлау булсын!» яки «Сөбханаллаһил-газыйм» («Бөек Аллаһыга мактау булсын!»)
Мактау ирештергәннән соң, Мөхәммәт галәйһиссәламгә салават әйтелә: «Аллаһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд». («Салли» дигән сүздә басым «а» авазына төшәргә тиеш). Мәгънәсе: «Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер».
Салават әйткәч, иң матур сүзләр белән, Аллаһы Тәгаләгә үтенечебезне җиткерәбез. Һәм түбәндәге доганы укып сорыйбыз.
«Аллаһүммә инни әсъәлүкә үә әтәүәҗҗәһү иләйкә бинәбиййикә Мүхәммәдин нәбиййир-рахмәти фи хәҗәти һәҙиһи литүкҙа ли фәшәффиғһү фийә».
Мәгъәнәсе: «Аллаһым, чынбарлыкта мин синнән сорыйм. Синең пәйгамбәрең Мөхәммәд белән, рәхмәтең пәйгамбәре белән, үземнең бу ихтыяҗларымны күтәреп сиңа киләм. Шушы ихтыяҗларымны миңа файдалы рәвештә канәгатьләндерә алсаң иңе. Ул миңа шәфагатьче булсын иде».
Доганы кабаттан салават һәм Аллаһыга мактау әйтү белән төгәллибез. Соңыннан берәр игелекле эш эшләсәң, доганың тизрәк кабул булачагына өмет арта.