Теләчедә яшәүче блогер Рафилә Шәмсетдинованың гаиләсен Мәскәүгә чакырганнар: алар Россия күләмендә уздырылган бәйге җиңүчесе булган. Гаилә сәнгатенә багышланган бөтенроссия бәйгесе «Туган тел, гасырлар буе яңгыра» дип атала.
Гаилә былтыр район күләмендә уздырылган бәйгедә катнашкан. Аның өчен алар Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятен өй шартларында уйнап, видеога төшергән. Шул видео белән Шәмсетдиновлар район күләмендә 2нче урынны яулаган.
Балалар бакчасы тәрбиячесе әкиятне быел Россия күләмендәге конкурска җибәргән һәм жюри билгеләгән 40 җиңүче арасында Шәмсетдиновлар гаиләсе дә бар.
«Хыяллар чынга аша бит ул. Гаилә корган көнне ел саен билгеләп үтәбез, быел да кая да булса барып бәйрәм итү теләге бар иде. Быел менә дүртебез бергә Мәскәүгә барабыз», – дип сөйләде социаль челтәрдә Рафилә.