news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Теләчедә «Хан мәчете» төзеләчәк: «Иганәчеләребез бар, барысы да яхшы булыр дип ышанабыз»

Күптән түгел Теләчедә «Хан мәчете» Ислам милли үзәгенең беренче ташын салу тантанасы булды. Бина Бөек Болгардагы XIII гасыр Җәмигъ мәчетенә охшатып ясалачак. Моның хакта тулырак репортажда укый аласыз.

news_top
Теләчедә «Хан мәчете» төзеләчәк: «Иганәчеләребез бар, барысы да яхшы булыр дип ышанабыз»
Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасы һәм Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллинның булышлыгы белән тормышка ашырылачак. Шулай ук, әлеге изге эштә «Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды да катнаша. Фондның идарә рәисе Мансур Хашимов бу объектны булдыру өчен ярдәм итүләре хакында сөйләде.

«Бу «Хан» мәчете проекты белән без инде ел башыннан ук йөрибез. Шәхсән үземне һәм «Терәк-Опора» фондын әлеге проектның «амбассадоры» дип әйтсәм була, чөнки без иганәчеләр эзлибез, төрле килешүләрдә, сөйләшүләрдә катнашабыз. Быел Дагыстанга Махачкала шәһәренә барып кайттык. Мәчет төзелешендә шундагы ташны кулланачакбыз. Дагыстандагы партнерларыбыз белән ташны сайлап, сөйләшеп кайттык. Ташны салып, мәчет төзелешен башлап җибәргәннәр соң, тагын башка очрашулар да көтелә.

Бу проект өчен бик янып йөрибез, чөнки тарихи яктан ул бик әһәмиятле. Әле ул Казанга да якын булачак», – диде ул.

Мансур Хашимов әлеге мәчетне төзүгә ярдәм итү максатыннан, берничә хәйрия концерты үткәреләчәген дә әйтте. Аның беренчесе 15 декабрьдә Иске Җөри авылында узачак. Концертта татар эстрадасы артистлары катнашачак.

«Мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәген әйтеп булмый. Иганәчеләребез дә бар, барысы да яхшы булыр дип ышанабыз. Бу – безнең бишенче проект. Гадәттә, мәчетләр хәер акчасына һәм иганәчеләр ярдәмендә төзелә. Мәчетне төзегәндә төгәл финанслар юк. Әмма аны төзи башлаганда Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә, ярдәмчеләр табылып тора», – дип уртаклашты фондның идарә рәисе.

«Бу проект өчен бик янып йөрибез, чөнки тарихи яктан ул бик әһәмиятле»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

«Мәчет – Аллаһның изге йорты»

«Хан мәчете» Ислам милли мәдәни үзәгенең беренче ташын салу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены делегатлары да катнашты.

Тантананы Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин ачып җибәрде.

Бүген, чын мәгънәсендә, районыбызда тарихи вакыйга. Районыбызда бүгенге көндә 30 мәчет эшләп килә. Районыбыз үсә, яшәүчеләр саны арта, яңа социаль объектлар төзелә. Әле күптән түгел генә Теләчене әйләнеп уза торган Казан-Арча юлы да булдырылды.

Мәчет – Аллаһның изге йорты. Без аны мәхәллә, район халкы белән киңәшләшеп, Теләчегә кергән урында төзергә булдык. Төп максатыбыз – динебезне үстерү, халкыбызны тагын да иманга якынайту, яшьләребездән Коръән хафизлар әзерләү. Дин өлкәсендә хәзрәтләребез үз эшләрен алып бару өчен бу проектта барлык мөмкинлекләр каралган.

Шулай ук, бу мәчет янында «Якташлар» чишмәсе дә, паркы да булачак. Районыбызга 35 ел тула, шул уңайдан форум катнашучыларының безгә килеп, әлеге ташны ачу тантанасында катнашулары безгә карата зур ихтирам. Проектыбызны Рөстәм Миңнехановның хуплавы белән башлап җибәрдек, – диде ул.

«Районыбыз үсә, яшәүчеләр саны арта, яңа социаль объектлар төзелә»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

«Безнең өчен мәчетләр ачу һәм анда эшләү өчен имамнар әзерләү – бик мөһим»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Теләче районы башлыгына зур рәхмәтләрен җиткерде.

«Берничә ай элек бу форумны үткәрергә ниятләп, районны сайлаганда, Айрат Фәтхуллин иң беренчеләрдән булып элемтәгә чыкты, без килеп карадык, хупладык һәм менә делегатлар белән биредә басып торабыз. Сахалиннан алып Мурманскига хәтле мәчетләр, дога кылу йортлары бар. Безнең бу изге эшкә Владивостокта да җир алып куелган, озакламый проектны эшләп бетерәбез. Бер атна элек кенә Екатеринбург өлкәсендә Россия герое Дамир Йосыпов ярдәме белән матур гына татар мәчете ачтык. Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә мәчет төзелде, декабрьдә барып, аны да ачып кайтарбыз. Бу – әле күп саннарның әзе генә. Безнең өчен мәчетләр ачу һәм анда эшләү өчен имамнар әзерләү – бик мөһим», - диде ул.

«Сахалиннан алып Мурманскига хәтле мәчетләр, дога кылу йортлары бар»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

«Без – бәхетле кешеләр, чөнки Аллаһы Тәгалә бүген безне шушындый чарада катнашырга китергән»

Аннан сүз ТР Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимовага бирелде.

«Бүген без сезнең белән тарихи вакыйганың шаһитлары. Республикабызда бик күп мәчетләр төзелә, искеләре яңартыла, мәдрәсәләр булдырыла. Бу – Рәисебез Рөстәм Миңнеханов фатихасы, аның ярдәме, халык белән берлектә бер фикердә булып эшләүнең нәтиҗәсе.

Без – бәхетле кешеләр, чөнки Аллаһы Тәгалә бүген безне шушындый чарада катнашырга китергән. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә шушы мәчетне булдырып чыгып, һәрберебез дә – кемдер дога белән, кемдер башка яктан ярдәм итеп, бергәләп ачарга насыйп булсын», – диде ул.

«Бүген без сезнең белән тарихи вакыйганың шаһитлары»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

«Әл-Мәрҗәни» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллинның котлауларын, сәламнәрен тапшырды.

«Шушы Аллаһ йорты бәрәкәтле булып, мәчетләребез халыкка сәгадәт хезмәт итә торган булсын иде. Мәчетләрдә укыган догаларыбыз, намазларыбыз кабул булсын, анда гел азаннар яңгырасын иде», – диде ул.

«Мәчетләрдә укыган догаларыбыз, намазларыбыз кабул булсын, анда гел азаннар яңгырасын иде»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Теләче районының имам-хатыйбы Исмәгыйл хәзрәт Фәләхиев мондый зур мәчетнең ни өчен Теләчедә салынуы турында сөйләде.

«Арча, Мамадыш, Саба, Казан яклары безгә бик якын. Татарстаныбызның төньяк өлешендә 345тән артык мәчет эшләп килә. Димәк, бу якларда мондый зур мәчетнең булуы юкка түгел. Бу бит безнең Болгар бабаларыбызның тормышына барып тоташа, ягъни ул – тарих. Киләчәктә ул балаларыбызга, оныкларыбызга да күчәчәк, дәрес, күрсәтмә булачак.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Кем дә кем мәчет салса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә шундый ук зурлыктагы, сыйфаттагы, бәядәге мәчет сала», – ди. Шуңа күрә, бу – бик саваплы эш», – диде ул.

«Кем дә кем мәчет салса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә шундый ук зурлыктагы, сыйфаттагы, бәядәге мәчет сала»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

«Бу – бик зур эш, без монда катнашырга тиеш»

Таш ачылышында Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Минвәлиев тә бар иде.

«Аллаһка шөкер, миңа да монда катнашу бәхете татыды. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә йортына барачак бит. Бүгенге көндә без, татар эстрадасы җырчылары, шушы мәчетне төзергә ярдәм итү йөзеннән, хәйрия концертлары куябыз. Бу – бик зур эш, без монда катнашырга тиеш», - диде ул.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

«Хан мәчете»нә беренче ташны салу тантанасыннан соң, Теләче ресторанында аны презентацияләү чарасы булды. Анда әлеге мәчетне төзүгә үз өлешен кертүчеләр: архитекторлар, иганәчеләр, ярдәм итүчеләр катнашты.

Чыгыш ясаучыларның сүзләренчә, мәчет ике катлы булачак, аның манарасы 32 метрны тәшкил итәчәк. Төп намаз уку залы 700 урынлы булыр дип көтелә. Әле шуңа өстәп, биредә 93 автомобиль кую урыны да каралган. Мәчетне төзи башлауның беренче этабы өчен 40 миллион сум кирәк булачак. Ә тышкы ягыннан, бизәкләре, размерлары буенча «Хан» мәчете нәкъ Җәмигъ мәчете кебек булачак.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар