Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теләчедә бер ир-атны кыйнап үтергәннәр

news_top_970_100

Теләче авылында, сугышканнан соң, 47 яшьлек ир-ат һәлак булган. Үтерүдә шикләнелүче ир-атны сак астына алганнар. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Теләче авылында үтерү 31 майда була. Кемерово өлкәсеннән килгән дальнобойщик танышында кунакта була. Бәйрәмдә тагын бер кунак бар – ул хуҗаның Казаннан килгән дусты. Хәмер эчкәч, кунаклар талаша башлый, аннары сугышырга тотыналар. Кыйнаш вакытында бер ир-ат җитди имгәнә һәм урында ук үлә.

Җинаятьтә шикләнелүче кулга алынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100