Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теләче районы хуҗабикәсе Миләүшә Хәлиуллинадан тәмле гөбәдия рецепты

news_top_970_100
Теләче районы хуҗабикәсе Миләүшә Хәлиуллинадан тәмле гөбәдия рецепты
Абдул Фархан

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. Караширмә авылыннан Миләүшә Хәлиуллина гөбәдия пешергән.

– Гөбәдия – электән үк иң затлы ризык саналган. Аны Коръән ашлары, бәби чәйләренә пешергәннәр. Килен төшкәч, яшь киленнәргә токмач кистереп һәм гөбәдия пешертеп караганнар.

Кайбер кеше күрәгә һәм кара җимеш тә турап сала.

Эчлек өчен: бүрттерелгән дөге, 2 төрле йөзем, корт, шикәр комы, эретелгән сары май кирәк.

Камыр өчен: эретелгән ак май, шикәр комы, тоз, 1 йомырка һәм җылытылган сөт, ванилин кирәк.

Камырны баскач, ял иттерәбез. Аннан соң аны 2 өлешкә бүлеп басабыз. Беренче өлешен табага җәеп куябыз һәм эчлек өлешен салабыз. Өстенә 17 кашык сары май сибәбез һәм камырның икенче өлеше – капкачын каплыйбыз. Духовкага 30-35 минутка пешерергә куябыз, – дип сөйләде хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100