Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде»

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында «Татар телен саклап калу юллары бармы?» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Очрашуның инициаторлары: Тәэминә Биктимирова, Сурия Усманова, Айсылу Галиева һәм чараны оештыруда, аның эшлекле, файдалы үтүендә ярдәм итүче – Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

  • Очрашуда Татарстанның баш фольклорчысы, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова, «Ак калфак» берлегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе, 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова, Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова, КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтеннән Ландыш Фазуллина, Габдулла Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре Лена Тябина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова, «Татарстан яшьләре» газетасы журналисты Нәзилә Сафиуллина, җәмәгать эшлеклесе Энҗе Даутова, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина, 51 ел татар телен укыткан Рәмзия Муллахмәтова, «Сөембикә» журналы редакциясеннән Гөлнур Сафиуллина, Эльмира Закирова, «Ватаным Татарстан» журналисты Фәния Әхмәтҗанова, журналист Эльвира Фатыйхова һ.б. катнашты.

Тәэминә Биктимирова: «Нәрсә өчен халкыбыз шундый томаналыкка, тирәнлеккә төште икән, дим»

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимирова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Барыбызны бер мәсьәлә борчый: телебезнең һәм халкыбызның югала баруы. Беркемгә дә сер түгел, безнең хәзер балаларыбыз татарча сөйләшми. Бер көнне Бакый ага Урманченың «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе турындагы язмасын укып, кычкырып елап җибәрдем. Бакый ага: «Татарлар обсерваторияне башка халыкларга караганда 200 ел алдан эшләгәннәр», – ди. Йә Ходай, нәрсә өчен халкыбыз шундый томаналыкка, тирәнлеккә төште икән, дим. Балалар русча укый, сөйләшә – ата-аналар шуңа куана. Ә бит мәктәпләрдә укытыла торган фәннең берсе генә дә рус сүзе түгел бит. Нишләргә икән безгә? Бу хәлдән ничек итеп чыгарга икән? Без генә түгел, йөрәге янган барлык кеше уйлый торгандыр. Бер укучы: «Тукай ул Чапаев дивизиясендә сугышкан», – дип җавап биргән бит, инде без шушы хәлгә төшкәнбез икән, без нишли алабыз икән?

Бәхетле булыйк, халкыбыз, телебез яшәсен! Нинди генә эшкә тотынсагыз да, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Бәлки, башланган эшебез килеп чыгар, хәлдән килгәнне эшлик.

Фәнзилә Җәүһәрова: «Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде»

Татарстанның баш фольклорчысы, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– 6 ай эшләми торып, бер генә коммерцияле булмаган оешма да грант конкурсында катнаша алмый. Мәдәни инициативаларның Президент фондында, мәсәлән, махсус коммерцияле булмаган оешмалар өчен номинацияләр бар. Гомумән, без бүгенге көндә грантларга үзебез эзләп утырабыз. Моның өчен Якутиядәге кебек, бер җиргә тупланган махсус кушымта бездә эшләнмәгән.

Проектларга керү мәсьәләсе бар. Проектларга гаризалар яздык та, бирә башладылар, дип әйтеп булмый. Бөтен җирдә дә экспертлар буларак белгечләр утырмый. Гомумән алганда, грантлар бик күп. Эшләргә мөмкинлекләр бар.

Тел сагында тору хатын-кыз җилкәсенә генә калмасын иде. Гражданлык җәмгыяте белән түрәләр арасында без шактый упкынлы төбәк. Бик күп төбәкләрдә проектлар эшләргә туры килде. Һәрвакыт Татарстан белән чагыштыра идем. Әйтик, Пермь краеның министры белән кара-каршы утырып сөйләшүнең бер нәрсәсе юк. Ә бездә син ничә сәгать көтәргә тиешсең. Бөтен проблема, күрәсең, шушында дадыр. Татарстан - бик үзенчәлекле төбәк. Безнең түрәләр гражданлык җәмгыятеннән курка.

Урамга чыгыйк дип әйтмим. Тик ток эшләгән вакытта «Татар ядкәрләре» командасы белән 27-30 секундлык татар телендә видеороликлар урнаштыра идек. 473, 450, 150 меңләп карау җыйды алар. Татарча контентны шулкадәр кеше карый микән дип, шаккаттык. Тел саклауның формалары бик күп. Кайвакыт без журналистлар, блогерларны сүгәбез. Ярый әле блогерлар бар, алар татар телен тотып тора, дим. Өч тиенлек материал булсын, ләкин ул бит татар телендә. Кайвакыт ачу килә: без тырышабыз, каяндыр эзлибез... Ә, мисал өчен, «Башкирская домохозяйка» ничә миллионлык караулар җыя.

Рәхимә Арсланова: «Татар балалар бакчасына рус балаларын чиратка бастыру мөмкинлеген бетерергә кирәк»

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Тәрбия балалардан башлана, дисез. Мәктәпкә телсез балалар килә, чөнки балаларыбыз бакчада телне югалта. Эшне, иң беренче чиратта, гаиләдән башларга кирәк. Кайсыгызның баласы, оныгы татарча сөйләшә икән?

Татар балалар бакчасына электрон чират буенча рус телле бала килә. Төркемдә 25 бала арасында өч бала - рус телле. Тәрбияче өч бала аркасында барысы белән дә русча аралаша. Бүгенге көндә Казанда 396 балалар бакчасы бар. Мин 2017 елдан «Ак калфак»ның Казан бүлеген җитәклим, без 40лап татар балалар бакчасында булдык. Безнең алда бөтен балалар телләрен вата-җимерә татарча сөйләшә. Аны һәрвакыт чарлап торырга, телне онытмас өчен, аны үстерергә кирәк. Безнең барлык чараларыбыз бакчалардан алып телне саклауга нигезләнә. Бакчаларда, мәктәпләрдә күңелле тәнәфесләр бар. Халык уеннарын алсак, аларның барысы да такмакка корылган, тел үстерүгә юнәлтелгән. Шуңа да бакчалардан башларга кирәк.

Казанда 40ка якын татар мәктәбе бар. Әгәр без балаларда телне үстермәсәк, алар китапларыбызны укымаячак. Мин үзем дә татар теле, әдәбияты укытам. Рус телле балаларга әдәбият укытырга тырышабыз. «Мин ындыр артына чыксам, анда мәхшәр», - дигән җөмләне рус баласына җиткерергә тиеш. Без аны сөйләм теленә чыгарырга тиеш. Аннары әкренләп язучылар белән таныштыра алабыз.

1 класстан балаларга Габдулла Тукайны өйрәтәбез, 8 класстан: «Габдулла Тукай кайда туган?» - дип сорыйм. Аны, ни өчендер, Муса Җәлил белән бутап әйтәләр. Без бер буын балаларны югалттык, чөнки балаларның хәтере бетте. Алар мәгълүматны тиз арада табып, үзенә кирәклесен генә белә дә, шундук оныта. Ел азагында балалардан: «Бишенче дәресегез нинди?» - дип сорыйм. «Ой, белмим, хәзер карыйм», - диләр. Алар дәресләр тәртибен дә хәтердә калдырмый.

Аянычлы хәлләр бик күп. Татар балалар бакчасына рус балаларын чиратка бастыру мөмкинлеген бетерергә кирәк. Бу мәсьәләләр барысы да закон нигезендә эшләнергә тиеш, - диде ул.

Ландыш Фазуллина: «Нишләп соң тәрбиячеләребез рус теленә күчә?»

«Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтеннән Ландыш Фазуллина:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Татар балалар бакчасы булгач, татар балалары да булырга тиеш, дип әйтәсез. Әйбәт фикер бу. Ләкин бүгенге көндә бу реальме соң? Бу бит мөнәсәбәттән тора. Әгәр дә укытучы яки тәрбияче бер рус сүзен дә кыстырмыйча сөйләшә икән, димәк, тәрбия процессы татар телендә бара, дигән сүз. Нишләп соң тәрбиячеләребез рус теленә күчә? Чөнки алай җайлырак. Татарлар мескен дәрәҗәсендә толерант халык, - дип саный ул.

Сурия Усманова: «Татар балалары гына татар телен укысын иде»

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Без толерант булган саен үзебезнең халкыбыз бетә бара, җилкәбезгә утыра баралар. 2017 елда нәрсә өчен шушы ситуация килеп чыкты соң? Руслар 4-5 ел буе: «Сезнең телегез безгә кирәкми, укытмагыз, үзегезнекеләрне генә укытыгыз», - дип митингларга чыкты. Әйдәгез, утырып сөйләшик, алар укымасыннар, үзебезнекеләр генә укысын, дип хәл итәргә була иде. Шушы вакытта җәмгыятебез көчле һәм актив булган булса, бу проблема зурга китмәс тә иде. Өйрәнергә теләмәгән кешегә нигә тел укытырга? Татар балалары гына татар телен укысын иде.

Үземнең оныкларым да татар балалар бакчасына йөри. Өйдә татарча сөйләшеп үскән бала татар бакчасына бара да, русча сөйләшә башлый.

Тәэминә Биктимирова: «Татар үз тарихын белмәгәч кемне хөрмәтләргә өйрәнсен?»

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимирова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Роза Туфитуллова җитәкчелегендә «Ак калфак» оештырылгач, татар балалар бакчаларын ачтыруны максат итеп куйган идек. Һәм ачтырдык та! Хәзерге «Ак калфак»ны әйтергә дә куркам... Татар үз тарихын белмәгәч кемне хөрмәтләргә өйрәнсен?

КПСС тарихын укыткан вакытта һәр биш ел саен укырга җибәрә иделәр. Минскида укыганда тулай торактан урамга чыктым: балалар әдәбияты китапханәсе, яшүсмерләр әдәбияты китапханәсе, сәясәт әдәбияты китапханәсе, медицина әдәбияты китапханәсе, техника әдәбияты китапханәсе... Чыгам да карыйм, чыгам да карыйм. Безнең Казанда күпме китапханә булды? Юк иде ул Казанда. Кайтканнан соң: «Нишләп без Милли китапханә ачмыйбыз?» - дип, шушы хәлләр турында иҗтимагый үзәккә елый-елый сөйләдем. Мулланур Вахитов һәйкәле астындагы мәйданда китапханә өчен җир бирделәр. Бөтендөнья татар конгрессында «Сөембикә»нең өч төрле варианттагы һәйкәл эскизы торды. Казанда «Сөембикә»гә һәйкәл куябыз, диделәр. Куйдылармы? Сөембикәгә түгел, Казанның беренче ханы Мөхәммәт Әмингә дә куйганнары юк.

Җәмгыятьтә татар шикелле мәгърифәтле халык юк. Юрий Афанасьев дигән язучы бар иде. «Советлар союзы тагын бер ун ел торган булса, татарлар хакимияткә килә иде. Россиядә алар шикелле югары белемле, зәвыклы һәм мәдәниятле халык башка юк һәм булмаячак та», - дигән. Уйлап кына карагыз әле, татарлар Рим империясенә каршы көрәшкән! Польшадан кыпчаклар тарихын кайтармакчы булдылар, безгә аны бирмиләр. Без үз тарихыбызны белсәк аннары нәрсә була?! 1928-1929 елда 608 мулла атылган, бу бүтән халыкта юк! Безнең йөрәк ничек чыдый?

Рузилә Фәттахова: «Иң элек татар теле укытучыларына төрле яклап ярдәм кирәк»

Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Яшь чагыма кайтып килгәндәй булдым. 1998 елда беренче тапкыр Казанга килеп, аспирантурага кергәч, шундый җыеннар - хатын-кызлар, яшьләр җыеннары, татар теленең киләчәге турында сөйләшүләр бик күп үтә иде. 30 еллап вакыт үткән, әле бернәрсә дә эшләнмәгән кебек. Һаман шул тема, кабатлана икән, дигән фикергә килдем. Татар теленең язмышы һаман проблема булып кала.

Татар теле, әдәбияты укытучылары бездә курслар үтә, ситуация елдан-ел үзенең проблемаларын күрсәтә. 3-4 ел элек кенә безнең группаларга 30ар укытучы килә иде, хәзер инде 1 төркемгә 14-15 укытучы җыела. Мәктәпләрдә татар теле, әдәбияты укытучылары саны кими, дигән сүз. Бу сәгатьләр саны кимү белән дә бәйле. Сәгатьләр саны федераль үзәктән билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә татар теле, әдәбияты укытучылары саны бик нык кимүгә таба бара. 2017 елдагы вазгыятьне дә беләсез: акыллы, инициативалы, тырышып эшли торган дәрәҗәле татар теле укытучылары башка фәннәрне укытуга күчтеләр.

Иң күзгә ташланган проблема - укытучыларның яше олыгаюга таба бара. татар теле укытучыларының 60-70 проценты - 50дән өлкән яшьтә. Дөрес, алар бик тәҗрибәле, 30-40 ел эшләгән, ләкин алар күбрәк традицион укытуга нигезләнеп укыта. Заманча, креатив фикерли торган, төрле программа һәм платформаларны укытуга кертеп җибәрә торган укытучыларның саны кими бара. Алар мәктәпкә эшкә урнаша, шартларны күрәләр, хезмәт хакын санап карыйлар да, тизрәк китү ягын карыйлар.

Күптән түгел Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә стажировка үттек, укытучыларны алып бардык. Стажировка гимназиянең матурлыгын, затлы җиһазларын карауга гына кайтып калды. Гөрләп торган татар гимназиясендә 2 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Бүтән гимназияләрдә дә шулай. Үземнең кызларым башка татар гимназиясендә укый, анда 3 татар теле, әдәбияты укытучысы эшли.

Әгәр татар теле укытучысы булмаса, татар биюләренә дә кызыксыну юк, татар музыкасын да тыңламыйлар, театрга да бармыйлар. Бөтен нәрсә укытучы, тәрбияче аркылы бара. Укытучы сыйныфтан тыш чараларда татар мәдәнияте белән таныштыра, кызыксындыра, шуның аркылы бала татар дөньясына килә. Шуңа күрә иң элек татар теле укытучыларына төрле яклап ярдәм кирәк.

Рәхимә Арсланова: «18 сәгатькә 50 мең түләсәләр яшьләр татар телен укытырга чират торачак»

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Яшь укытучылар хәзер стресска чыдам түгел. Аз гына проблема килеп чыгуга алар мәктәптән китә. Безнең кебек таш ярып алга бармыйлар. Мәктәпкә укытучыларны ничек җәлеп итәргә? Яхшы укытучы яхшы хезмәт хакын 18 сәгатькә алырга тиеш.

Тәэминә Биктимирова:

– Тарихта татар теле укытучыларына кайчан да булса яхшы булганы бармы?

Рәхимә Арсланова:

– Юк, гомумән, укытучы турында әйтәм. Чөнки хәзер мәктәпләрдә бигрәк аяныч хәл: укытучылар җитми. Әгәр укытучы 18 сәгатькә һичьюгы 50 меңен алса... Укытучы кайсы очракта күп акча ала? Атнасына 40 сәгать эшләсә. Атнага 40 сәгать укытып карагыз әле. Монда нинди сыйфат булырга мөмкин? Укытучының нинди сәламәтлеге булырга тиеш? 18 сәгатькә 50 меңен алса, аннары тагын 7 сәгать алсын, менә сиңа 75 мең. Шулай булса, яшьләр чират торачак! Юкка гына ставка билгеләмәгәннәр инде. Бер көнгә өч сәгать укытса, тиешенчә әзерләнә, дәресен дә бирә, сыйфаты да булачак.

Фәнзилә Җәүһәрова:

– Атнасына 32 сәгать укыттык инде. Көн саен 6 дәрес. Ул - укыту түгел.

Илсөяр Иксанова: «Бер-беребез белән кулга-кул тотынып эшләү гадәте юк»

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Зур проблемалар турында сөйләшәбез. Җыелышлар хәзер дә күп. Без бик күп җыелабыз да, таралабыз. Ирләр зур итеп проблеманы куя, ул дөрес, шулай булырга тиеш тә. Хатын-кыз вакланып эшли, хәл итә. Язучылар берлегенә дә бик күп идеяләр белән килүчеләр бар. «Без моны эшләргә әзер», - дим. Кем эшли? Нинди юллары бар? Бер кеше бөтен нәрсәне эшләп бетерә алмый. Барыбыз да тел, милләт турында кайгыра торган кешеләр. Бөтенебез дә үз урынында нәрсәдер эшли. Ләкин бездә иң төп проблема - бер-беребезгә таяныч булмауда. Астан түгел, өстән эшләргә кирәк, ди Сурия апа. Өстән түгел, астан эшләргә кирәк, ди Рәхимә ханым. Алар икесе дә хаклы. Астан да, өстән дә эшләргә кирәк. Астан эшләгән кешегә ярдәм булсын өчен өстән җитәкчелектән стратегиясе булырга тиеш.

Эшләгән кешенең эшен күрмиләр, тәнкыйть итәргә яраталар. Җыелып, бу кешегә ничек булышыйк, дигән сүз юк. Бу кешене ничек батырыйк, бетерик икән, дигән нәрсә бар. Бу коточкыч проблема. Заманында Фәнзилә Хәкимовна белән беркайчан булмаган фольклор журналларын, фольклор фестивальләрен дә үткәрдек, Россия татарларын да берләштереп карадык. Ләкин ул да кемгәдер ошамады. Андый әйберләр бик күп. Шуңа күрә безгә бер-беребезне ишетергә, хөрмәт итәргә, яратырга өйрәнергә кирәк. Шунсыз беркая да бара алмыйбыз.

Балалар бакчасы, мәктәпләрдәге югарыда әйтеп үтелгән проблемаларны хәл итәр өчен законнарны кабул итә торган урыннардан күрсәтмәләр булырга тиеш. Аларны тикшереп, контрольдә дә тотарга тиешләрдер.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның уртача яшен карагыз. Яшьләр кайда? Мин аларны эшләмиләр дип әйтмим, алар башка проблемалар белән мәшгуль. Ләкин бездә бер-беребез белән кулга-кул тотынып эшләү гадәте юк. Яшьләр белән без бергәләп эшләргә тиеш. Алар белән эшләгән вакытта гына алга бара алабыз.

Татар теле укытучылары барысы да актив дип әйтеп булмый. Активы да, пассивы да бар. Актив татар теле укытучыларыннан кайсылары укучыларны җыеп, Тукайның туган көнендә шигырь бәйрәменә алып килә? Мәктәпләргә хатлар язабыз, алар үзләренең программаларыннан чыга алмый. Берсен дә гаепләмим, барысының да үзләренең эше, проблемасы. Мәктәпнең үзнең эчке эше бик тыгыз. Университетка хатлар язабыз, кайда студентларыбыз? Берничә укытучыны күрәм. Ләкин мин аларны да аңлыйм, аларның да эшләре тыгыз. Студент булганда безнең дә вакыт тыгыз иде, ничек тә йөри идек.

Гөлшат Галиуллина: «Бездә татар гаиләсе институты юк»

КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Тукай бәйрәме нәкъ көн уртасында була. Бездә бик актив гражданлык позициясе булган студентлар укый, эшли. Дәресләрне ташлап, студентларны каядыр алып чыгу - рәсми документациягә бәйле. Бу без битараф дигән сүз түгел.

Бер очрашканбыз икән, киләсе очрашуларда конкрет эшләр турында сөйләшергә тиешбездер. Татар теленә укытучылар битараф, бөтенесе дә түгел, ләкин андыйлар җитәрлек. Туган тел укытучылары өчен курслар КФУда да үткәрелә. Әлеге курсларда без аралашабыз, укытабыз. Шунда йөрүче укытучыларның берсе ике атна дәвамында бер татарча сүз язмады. Татар теле укытучысы - предметник та, тәрбияче дә, бөтен эшне алып бара. Бу проблема бар, ләкин без сезнең белән аны хәл итә алмыйбыз.

Балалар бакчасы, дидек. Әйе, шулай. Ләкин бездә татар гаиләсе институты юк. Татар гаиләсе институты булмый торып, бала тәрбиягә дә, мәктәпкә дә барып җитә алмый. Ата-аналарга, яшьләргә син - татар, балаларың татарча белергә тиеш, дигәнне сеңдермичә булмый. Тәрбиячеләр русчага күчә, диделәр. Димәк, аңа моны сеңдермәгәннәр.

Бәлки, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен семинарлар, алар белән җыелышып, аңлатып, сөйләшеп булмасмы. Татар гаиләсенә тәрбияне сеңдерү алымнарын билгелиседер.

«Милләт җанлы кешеләрне күреп алып, аларга ярдәм итик»

Габдулла Тукай әдәби музее фәнни хезмәткәре Лена Тябина:

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Татар тәрбия төркемнәрен, классларын кире кайтарырга кирәк. Тәрбия классы белән татар классы параллель булырга тиеш.

Рәхимә Арсланова:

– Мәктәп директоры рус милләтеннән икән... Игътибар итегез, кайбер мәктәпләрдә татар теле ике атнага бер тапкыр гына укытыла.

Сурия Усманова:

– Милләт җанлы кешеләрне күреп алып, аларга ярдәм итик, күтәрик.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100