Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теләчедәге авариядә өч бала анасы вафат булган, дүрт пассажир, шул исәптән 2017 елгы бала хастаханәдә

М7 трассасының 889 километрында, Теләче районында "Лада Калина" автомобиле Свердловск өлкәсендә яшәүче идарә иткән, газ баллоннары төягән КАМАЗ белән бәрелешә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.

news_top_970_100
Теләчедәге авариядә өч бала анасы вафат булган, дүрт пассажир, шул исәптән 2017 елгы бала хастаханәдә

"Лада" автомобилен йөртүче 48 яшьлек ханым, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, Теләче юлыннан трассага килеп керә. Йөк автомобилен күреп өлгерми, нәтиҗәдә Камаз "Лада"ның йөртүче утырган ягын бәрдерә. 

Йөртүче. өч бала анасы, һәлакәт урынында вафат була. Пассажирлар - 26 яшьлек хатын-кыз, 15 һәм 4 яшьлек кызлар, 2017 елда гына туган малай сырхауханәгә озатыла. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100