Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теләчедә давыл мәчет манарасын аударган: "Бу – Ходайдан бер билгедер", ди мулла

Лениногорск, Нурлат, Питрәч... Кичә, 18 июльдә Татарстанның Теләче районы Олы Мишә авылына да килеп җиткән давыл. Кичке 4 тулып, 5нче 15 минутлар арасында була бу хәл. 5 минут эчендә 7 хуҗалыкның каралты-кура түбәсен куптарып ташлый, бакчадагы бар яшелчәне – кыяр-помидор, кәбестә, бәрәңгене боз суга, алай гына да түгел, авылның күрке булган мәчет манарасы ава.

news_top_970_100
Теләчедә давыл мәчет манарасын аударган: "Бу – Ходайдан бер билгедер", ди мулла

“Җил сызгыра, әйберләр оча”

 Авыл халкы сүзләре белән әйтсәң, “три в одном”. Яңгыры да, давылы да, бозы да. 

Олы Мишәдә кичә көн матур, кояшлы булган. Әмма урман ягыннан кабарып чыккан болытлар, тиз арада үз эшен эшләп киткән.

– Теләчедән кайтып килә идек. Авыл ягында куркыныч ак полосалы болытлар күренде, – ди иминиятләү агенты Алия Сәмигуллина. – Авылга кергәч, бармак башы кадәр боз ява башлады. Бик куркыныч иде урамда, җил сызгыра, әйберләр оча. Ирем балалар курыкмасын дип өйгә кереп китте, мин машинада бүленеп калдым. Санаулы минутлар эчендә урам ак-ак боз белән тулды. Суыра торган кәнфит кебек ул. Кырыйлары үтә күренмәле, уртасы ак. Давыл узуга, зыян күргән хуҗалыклар шалтырата башлады. Ярый әле, һәрберсенең милеге иминиятләштерелгән иде. Тиз арада районнан да агентлар килеп җитте, фотоларга төшереп, документлар тутырдык, – ди ул.


“Өмә җыеп эшләдек”


Шулай итеп, авылның ике урамында 7 хуҗалык зыян күрә. Нигездә, сарай, лапас, каралты-кураның түбәсен каерып алып ташлаган, сайдинг белән эшләгән өй кыекларын җимергән давыл. Иң зур зыян күрүче гаилә – Мөхәммәтҗановлар.

– Лапас түбәсен алып аткан иде безнең. Кайчан ябылганны белмим инде, яңа түгел. Шулай да нык иде әле. Бәхеткә, запас төзелеш материаллары бар иде. Кичтән үк, туганнар белән өмә ясап, түбәле иттек, – ди Алия ханым Мөхәммәтҗанова.


“Исән калырга дип дога укыдым”

Зур зыян санаулы хуҗалыкка гына тигән анысы. Ә менә яшелчә бакчасын боз сукмый калган бер генә кеше дә юк.

– Бәрәңге сабагын чабып торасы юк, җиргә сузылып ятканнар. Суганны чалгы белән чапкан кебек. Азык чөгендеренең яфрагын тишкәләп бетергән. Помидорлар да сынган, – ди авыл халкы.

Ә ике батыр ханым исә урман ягындагы тау битендә җиләктә калган.

– Исемемне яза күрмәгез, бөтен район мине сөйләр, – диде ханымнарның берсе. – Урман ягыннан килде ул давыл. Тау астында утырып калдык. Ахирәтем кычкырып елый, мин исән калырга дип дога укыйм. Боз башны тишмәсен дип курыктык. Бик хәтәр ява икән ул. Авылга лычма су булып, өстерәлеп кайтып җиттек.

“Монысын да булдырырбыз”

– Мондый давыл мин кечкенә чакта булган иде, шуннан бирле авылга мондый табигать казасының кагылганы булмады, – ди Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Габделнур Маннапов. – Ленин һәм Мәктәп урамнарына зыян килде, Тукай урамында ут линиясе өзелгән, агачлар ауган иде. Кичә кичтән авыл халкы бердәм булып җыештырып бетердек. Мәчет манарасы юлга аркылы авып төшкән иде. Аны да сүтеп куйдык. Менә әле Сабага килгән идем,  мәчет манарасы эшләүче эшчеләр белешергә. “Нигә мәчет манарасы ауды икән?” дип уйланасың инде ул. Әмма мин моны өстән билге дип кабул итмәс идем. 1995 елда салынган мәчет, манарасы агачтан. Шактый вакыт үткән бит инде, мондый көчле җилгә каршы тора алмагандыр. Авыл халкы бирешми, бәрәңгесез калырбыз дип тә кайгырмый. Яңадан тернәкләнеп үсеп китәр Ходай кушса. Мәчетне дә тиз арада сафка бастырырбыз дип уйлыйбыз. Әллә нинди эшләр эшләгән бар, монысын да булдырабыз, Алла боерса. Мин үзем Олы Мишә җирлегенә керүче Олы Саурыш авылына Сербиядән спонсор табып, мәчет салдырдым. Монысына да булышучылар табылыр.

Саба районында Чәүкә дигән кечкенә генә авыл бар. Менә аның мәчет манарасының матурлыгын күрсәгез! Шуңа кызыгып йөри идем. Шундый манара эшләтергә исәп. Бу эшне озакка сузмыйча, 10 көндә төгәлләп чыгарбыз дип уйлыйм, – диде ул.

“Авылда 100 хуҗалык, 10 кеше намазга йөри”

– 95нче елларда ул вакыттагы колхоз рәисе Закирҗан Миңнуллович салдырган мәчет ул. Манара дөрес эшләнмәгән иде, аны ялгап кына куйганнар. Матчаларыннан балчык коелып, тарттырып куелган иде. Ул бу көнгә кадәр шулай торды инде. Түбәсенең дә кайбер урыннарыннан су үтте. Алыштырырга кирәк дип йөрдек. Мин әле яңа сайлап куелган имам. Авыл мулласы Теләчегә күченеп киткәч, бу җаваплы вазыйфага ике ай элек кенә керештем, – диде Мулланур абый Фәйзуллин.

Ул мәчет манарасы авуны “Ходай тарафыннан бирелгән бер сынау”, дип атый.

– 100 хуҗалык бар авылда, җомга намазына 10 кеше җыела. Иртәнге намазга ике-өч карт килә. Үзебез намаз саен илгә-көнгә, авылга иминлек сорыйбыз инде. Иманы зәгыйфь кеше берни аңламый шул ул, аңа манарасы  ауса ни дә, мәчет ауса ни! Ходай Тәгалә: “Менә мәчет кирәк булмаса, болай да була бит әле” дип, бер билге җибәргәндер”, – ди ул.

Олы Мишә мәчетендә “перестрой” эшләре барган. Төп бинага кирпечтән өстәп, тәһарәт бүлмәләре салына. Авыл мулласы да, авыл җирлеге башлыгы да давылны сүгәргә җыенмый, ике исәп, бер хисап булыр ди, алар. Бер башлагач, мәчетнең түбәсен яңадан алыштырып, нык, матур манаралы итү ниятләре.

P.S. Давыл 18 июльдә шулай ук күрше Балык Бистәсе районының Уракчы авылына да кагылып узган. Монда мәктәп, Мәдәният йорты һәм ике шәхси кибет түбәсез калган.

– Безнең авыл җирлеге Башкарма комитеты Мәдәният йорты бинасында утыра, – ди хисапчы Гөлшат Закирова. – Кичә Уракчыга давыл килгәндә үзебез дә эштә идек. Кичке 4ләр тирәсендә булды бу хәл. Дөньяны караңгылык басты, берни күренмәде. Ул да түгел нәрсәдер шатырдады. Сәркатип белән клуб өстебезгә ишелә ахры дип куркып тордык. Очып киткән түбәнең койрыгын гына күреп калдык. Давылы озак булмады үзе. Аннан соң урамга чыксак, танырлык түгел: бөтен җирдә агач-ботак, шифер, калай. Берничә шәхси йортның да бер-ике шиферын кубарып аткан. Бүген әле менә тирә-юньне җыештырып кердек. Һаман да түбәсез утырабыз. Администрациягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек, “булыр” дигән кебек әйттеләр. Өметләнәбез инде. Яңгыр яуса, йөзеп йөриячәкбез бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100