Тел белгечләре яшьләргә: «Лингвистиканы һәм филологияне ташламагыз»
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында VII Казан халыкара лингвистик саммиты башланды. Чара ачылышында «Интертат»та практика узучы Ралинә Галиәхмәтова булды.
Лингвистик саммит өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә сәламләү белән башланды. Чара Татарстанда югары педагогик белем бирүнең 150 еллыгына багышланган. Залда Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Казан федераль университетының гимннары яңгырады.
«Ясалма фәһемнең креативлыгы, иррациональлеге, юморы юк»
Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры Дмитрий Таюрский университетка нигез салынуга 222 ел тулу белән котлады.
Галим тел белемендә ясалма фәһемнең бик ачык чагылуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу күп проблемалар тудырган. Аның сүзләренчә, фәнни эшчәнлекнең сыйфатлы булуының төп билгеләре ясалма фәһемгә буйсынмый. «Ясалма фәһемнең креативлыгы, иррациональлеге, юморы юк. Ул Пушкин кебек рифмалар уйлап таба алмый. Толстой язган кебек озын, структур яктан тотрыклы җөмләләр иҗат итми», – диде ул.
Ә инде кече телләрне үстерү өлкәсендә, киресенчә, ясалма фәһемгә карата булган куркулар акланмавын ассызыклады: «Кече телләрне үстерүдә ясалма фәһем куркыныч түгел – киресенчә, ул аларның үсешенә ярдәм итә», – диде.
Фото: © Ралинә Галиәхмәтова
«Тормышыбызның беренче елларында ук лингвистик сәләтләр алабыз»
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева сүзләренчә, Казан тикшеренүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әйләнгән. «Фән һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный. Без инде тормышыбызның беренче елларында ук лингвистик сәләтләр алабыз: авазлар , сүзләр, аннары катлаулы конструкцияләр», – диде ул.
Аның фикеренчә, кешеләрне үзара аңлашудан башка бернәрсә дә якынайта алмый. «Тел – милләт мәдәниятенең көзгесе. Лингвистикасыз кешенең нормаль яшәве мөмкин түгел», – диде ул. Терентьева Татарстанда телләргә зур игътибар бирелү, телләрне яклау программалары гамәлгә ашырылуны ассызыклады. Бу юнәлештә иң зур өлешне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кертә, ди ул. «Татарика» журналы, татар теле курслары, татар һәм рус телләре буенча ел саен уздырыла торган олимпиадалар, Толстой, Державин, Богородицкий исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр – болар барысы да тел мәдәниятен саклауга хезмәт итә, дигән фикерен җиткерде.
Фото: © Ралинә Галиәхмәтова
«Белем» музее белән бер елда 10 меңнән артык кеше танышкан
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин КФУның югары квалификацияле белгечләр әзерләвен билгеләп үтте.
Министр мәгариф тарихын саклауда «Белем» музееның зур роль уйнавын әйтте. «Музей – республикабызның формалашу тарихы», – диде ул. 2025 елның 13 августында ИФМК базасында ачылган «Белем» музее белән бер елда 10 меңнән артык кеше танышкан.
Һадиуллин әлеге чарага бик күп илләрдән кунаклар килгәнен билгеләп үтте. Ул шулай ук Казанның 93 нче гимназия базасында рус телендә күп кенә укулар уздырылуын, халыкның 56 процентының туган татар телендә белем алуын, «Адымнар» мәктәбендә 6 белем бирү комплексы эшләвен әйтте.
Фото: © Ралинә Галиәхмәтова
«Яшь белгечләрнең эшчәнлеге кирәк»
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе һәм Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе президенты Владимир Толстой яшь тикшеренүчеләр, лингвистлар кирәклеген әйтте.
Шулай ук ул Россия мәгариф академиясе академигы Людмила Вербицкая истәлеген мәңгеләштерүне мөһим дип билгеләп үтте. «Мәйданчыклар бик күп, яшь белгечләрнең эшчәнлеге кирәк», – диде ул. Чыгышын ул яшьләргә мөрәҗәгать белән тәмамлады: «Лингвистиканы һәм филологияне ташламагыз, чөнки тел – безнең фикерләребезне һәм хисләребезне тапшыру ысулы».
Фото: © Ралинә Галиәхмәтова