news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Текә» кешенең җиде билгесе

news_top

Психологиягә багышланган басма чыгарган тикшеренү күрсәткәнчә, «текә» булып саналган кешеләр бөтен дөньяда бер үк төрле 7 шәхси сыйфатка ия булып чыккан. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

Тикшеренү 2018-2022 елларда уздырылган һәм анда 12 илдән, шул исәптән АКШ, Австралия, Кытай, Һиндстан, Мексика һәм Көньяк Кореядән 6 000 кеше катнашкан. Катнашучылардан «текә», «текә түгел», «яхшы» яки «начар» дип санаган кешеләрне тәкъдим итүне, аларның шәхси сыйфатларын һәм кыйммәтләрен атауны сораганнар.

Әлеге мәгълүматларны анализлап, галимнәр «текә» кешеләрнең түбәндәге сыйфатларга ия булуын ачыклаган.

  • экстраверт (кешеләр белән аралашырга ярата, тиз таныша, дуслашырга омтыла, ачык күңелле, үз фикерен җиңел әйтә, инициатива күрсәтә һ.б.);
  • авантюр (маҗарага, тәвәккәл адымнарга тартыла, үзен сынап карарга ярата);
  • гедонистик (тормышта иң зур кыйммәт – ләззәт, рәхәтлек һәм шатлык алу дип саный);
  • көчле;
  • бәйсез;
  • бик ачык;
  • автоном (үз фикере, үз карары, үз юлы белән яшәргә омтыла).

Ә «яхшы» кешеләр күбесенчә конформист, традицион һәм тыныч кешеләр буларак кабул ителә.

Тикшеренү күрсәткәнчә, мәдәниятләр төрлелегенә дә карамастан, «текәлек» төшенчәсе төрле илләрдә охшаш сыйфатларга ия. Моны мода, музыка һәм кино кебек глобаль индустрияләр тәэсире белән аңлатырга була, чөнки алар – универсаль кыйммәтләр һәм нормалар формалаштырырга сәләтле.

(Сыйфатларның якынча билгеләмәләре интернеттагы ачык чыганаклардан алып өстәлде).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар