Текә хәерче (Люция Әблиева)
Люция Әблиеваның «Текә хәерче» исемле хикәясен тәкъдим итәбез.
Усман кәшилүгендәге акчасын өч тапкыр санаса да, илле меңгә тулырга бишйөз сум акчасы җитмәде. «Димәк, кичә Алия бурычын кайтармаган. Алай дисәң, ни өчендер күз алдына акча сузып торган Алия килеп баса». Ул, никадәр генә хәтерләргә тырышмасын, исенә ачык кына төшерә алмады. «Кайтардымы бурычын, әллә юкмы теге «текә хәерче» (монысы – Алияне «матурлап» әйтүе)? Департаментка җибәрәсе отчетлар белән баш катып беткән, каһәр!
Иртәнге чәйне ашык-пошык кына эчкәч, Усман эшкә җыена башлады. Ишекне ачып чыгыйм дигәндә, бусагага аркылы хатынының «шайтан төкергән» тавышы килеп ятты.
- Акча калдырырга онытма!
Болай да төшкән кәефне төшерергә шул гына җитми иде! Усманның: «Акчам юк, зарплата алмадым әле!» – дигән җавабы ишекнең теге ягыннан гына ишетелеп калды. Хатынының: «Саран», - дип әйтәчәгенә йөз илле процент ышанган Усман, җәһәт кенә җиңел машинасына утырып, пеләшен дә сыйпап тормыйча, кузгалу ягын карады.
«Саран, имеш! Булмассың! Оклад белән, кварталга бер бирелгән премияга яшәп кара! Ну … хатын белмәгән бизнесны исәпкә алмаганда». Артык килограммнарымы, пошырынуларымы Усманның маңгаеннан тирләр бәрдертеп чыгарды. «Санап тормасан, меңнәрне ничек җыярга кирәк!? «Текә хәерче» бер генә көнгә дип ялынып сорагач, банкка саласы акчасын чыгарып салды шул! Ә бәлки, ул бөтенләй кайтарырга уйламыйдыр?!» Кабинетка кереп, эш өстәле артына утыргач та, бишйөз сум акча аны тынычлыкта калдырырга ашыкмады.
Җитәкченең шәхси сәркәтибе булганга йомшады шул Усман. Югыйсә, йөз елга бер тапкыр бурычка биргәндә дә, алдын-артын җитмеш тапкыр үлчи ул. Хаттә хатынының: «Болай да зарплатам балаларга, йорт кирәк-яракларына китә. Минем дә башкалар кебек заманча киенәсем килә», - дип, колак итен ашаганына да бик ушы китеп бармый. Күз алдына сатып аласы кыйммәтле чит ил машинасы, ир-атларны алдата торган искиткеч ләззәтле минутлар килә дә, бөтен дөньясын оныта. Менә бүген ничек тә илле меңне түгәрәкләп банкка салып куярга кирәк!
Ниһаять, сәгать уклары иртәнге тугызны күрсәтте, эш сәгате башланды. Кабул итү бүлмәсендә матур гына итеп телефон зеңгердәде.
- Алия Фаритовна, хәерле эш көннәре насыйп булсын!
- Рәхмәт, Усман Рифатович! Сезгә дә шулай булсын!
- Гафу итегез, Алия Фаритовна, бурычыгыз турында шылтырата идем.
Телефонның теге ягында берничә секундка тынлык урнашты. Аннан Алияның болай да ягымлы тавышы, тагын да ягымлыракка әйләнеп: «Усман Рифатович, мин бурычымны кичә сезгә кайтарып бирдем ич!» - диде.
- Бирдегез?! Шаяртмагыз, Алия Фаритовна, хәтеремә моңа кадәр зарланырлык түгел иде әле.
Тагын нидер әйтмәкче булган иде дә, телефон өзелде. «Сез үзегез шаяртасыз бугай. Әллә… Чынлап исегездә юкмы?» -диде Алия кергән ыңгайга.
- Кайтарып биргән булсагыз, исемдә булыр иде.
Алия, ярдәм көткәндәй, башкаларга карады. Тик кабинеттагылар иңнәрен генә җыердылар. Берсе: «Мин, хаттә сезнең бурычка алганыгызны да белми калдым» дисә, икенчесе: «Кайтарып биргән кебексез дә…тик төгәл генә әйтә алмыйм», - дип җаваплады.
Алиягә башка юл калмады, бурычын кичә кайтарганына иманы камил булса да, бишйөзлекне чыгарып, Усманга сузды. Химчистканың унбиш елдан артык утын-суын кичеп яшәгән кәчтүм кесәсенә акча килеп кергәч, хуҗасының авызы ерылып китте.
Җае туры килгәндә, кешене чеметергә, мыскылларга яраткан Усманның бу хәлне тагын да кабартыбрак сөйләп йөриячәген белгән Алия, кәефе төшеп, эш урынына узды.
Төшке аш вакытында урамга чыккач, бина каршында җыелышып торган хезмәттәшләре янында Усман: «Хәзер беркемгә ышаныч юк, малай- дип, сүз башлады. Алияны әйтәм әле, яшь булса да, хәйләкәр булып чыкты». «Менә бу җирдән ачыклабырак сөйләсәң дә була»,- дип, яна башлаган учакны дөрләтеп җибәрде, кызыксынырга яратучан Шафыйк. Усманны хуплап тыңлаучылар да, кул селтәп китеп баручылар да булды. Иң соңгы булып түгәрәктән Шафыйк кузгалды. «Ун минутлап вакыт бар икән
әле», - дип, Усман якындагы эскәмиягә килеп утырды. Шул минутта бер ук бинада, ләкин икенче оешмада эшләүче кода тиешле Гафур пәйда булды.
- Кода, иртән иртүк кертә алмадым, гафу итәрсең, мәле, кичә коткардың»,- дип аңа биш йөз сум акча сузды.
Усман бер акчага, бер Гафурга карап, беразга телсез калды.
- Нәрсә аптырадың? Әллә оныттыңмы? Хәер, кичә: «Отчет белән утырам, баш күтәрергә дә вакытым юк,- дип биргән идең, исеңдә дә калмагандыр, шулай үзем белән дә булганы бар».
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган Усман, якын-тирәдә берәрсе юкмы дип, муенын ата каз кебек сузып җибәрде. Шикле кешеләр күренмәгәч, эченә җан керде. «Ә-ә-ә… юк… әйе, әйе исемдә, кода»- дип, өзек-өзек тавышлар чыгарганнан сон, бишйөзлекне эләктереп, чалбар кесәсенә шудырды. «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, артык акча кесәне тишмәс!»,-дип, кабинетына табан атлады. Кабул итү бүлмәсеннән узып барганда, бер рәхәтлек кичереп: «Текә хәерче!» - дип әйтергә дә онытмады.