Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тегермәнче Газиз (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Мин җәйге матур көндә авылым урамы буйлап атлыйм. Безнең авыл артык зур түгел. Елга буенда сузылган бердәнбер олы урам. Кайчандыр гөрләп торган чаклары бар иде. Язлы-көзле урам аша чыгып булмады. Трактор-машиналар ергалап бетерәләр иде сары балчыгын чыгарып. Атлыйм әкрен генә, каршыга ак яулыклы әбиләр чыга.

Чәй эчеп чык әйдә, - дип чакыралар тешсез авызларын яулыклары белән каплый төшеп. Капка төпләрендә себеркеләренә таянып бабайлар тора.

Давай очрашу хөрмәтенә берәр йөз граммны каплыйк, - дип кунак итәргә әзерләр. Мин чакырулардан баш тартып юлымны дәвам итәм. Әсәрләнеп таныш өйләрне карыйм, үткәннәрне хәтердә яңартам.

Шактый гына атласам да, килә-килә бер бала тавышы ишетмәдем. Мин үскәндә безнең чат гөрләп тора иде. Бигрәк тә эшләр беткәч, кичке якта көтү кайтыр алдыннан урамны яңгыратып уйный идек без. Ничәләп җыелганбыз икән? Уң яктан Шамил белән Фәридә, сул яктан Сәлим белән Гәүһәр, урам аша торган Бату белән Салават, алар янәшәсеннән Әхсән, Фирдәвес, тыкрыктан Рауза, Мәүлидә, бу як аралыктан Зилә, Ирек, безнең кечкенә өйдән дүрт бала-чага... Әле мин барысын санап та бетермәдем, якын-тирәдән килеп кушылганнарын чутласаң, кул-аяк бармаклары да җитмәс. Көтү каршылагач та әле, кереп умачлы аш ашарга онытып, төн уртасына кадәр онытыла идек уенда. Кырысрак әниләр чыбык тотып эзләп чыга торганнар иде үзләренең малай-кызларын.

Ә хәзер тын авыл урамнары. Кайтсалар, шул шәһәрдән оныклар кунакка кайтып йөри торгандыр. Алары да урам буйлап чабып йөрми бүген. Теге смартфон, планшетларына капланалар да өйдә утыралар. Колхоз дигәннәре пыран-заран килгән, эшлим дигән кешегә эш юк. Читкә китеп беткәннәр эшкә ярарлык авылдашлар. Кайсы кайда таралган, Себергә, Мәскәүгә, Казанга, чит илләргә кадәр...

Авыл пенсионерлар авылына әйләнгән инде. Бушап калган өйләр чат саен. Ватык тәрәзәләре белән күңелгә шом салып утыралар. Кемнәрдер яшәгән өйләргә карап та кәефем кырылды минем кайчак. Әнә теге җыйнак кына өйдә Сабир карт белән Васибә әби яшәп яталар иде. Ничә үтсәң тәрәзә төбендә үсеп утырган кызыл канәфер чәчәкләре матурлык чәчтеләр. Ә бу юлы чәчәкләре дә юк, тәрәзә пәрдәләре дә саргаеп каткан. Нихәл бу? Юлымда очраган әби аңлатып бирде.

И-и, Васибәнең монда яшәмәгәненә биш былтыр. Син белмәгән идеңмени, наный? Сабирын ташлап, Сверлау каласындагы кызына яшәргә чыгып китте бит ул. Кайтып ураганы да ю-ук...

Алга таба тагын бер өй игътибарымны үзенә тартты. Шәмгыя карчык белән Адый карт яшәделәр монысында. Ишәй белән Кушай дип йөртәләр иде аларны. Тирә-якка билгеле балта остасы булды хуҗа. Ә бүген килеп бакча коймалары купкан, баганалары авышкан.

Адый карт пырдамсызланып зират янындагы буш торган өйгә күчеп чыкты. Монда Шәмгыя карчык ялгызы. Үзенең хәленнән килми инде кадаклар кагып йөрергә, - дип аңлаттылар бу юлы.

Шундый яңа гадәт таралган икән авыл картлары арасында. Элегрәк яшь-җилкенчәк килешә алмый гаилә тарката иде. Хәзер инде алтмышны узган картлар-карчыклар аерылыша башлаганнар икән дә. Миңа мисал итеп тагын берничә гаилә хакында сөйләделәр әле. Вәт замана, ни кыланалар кешеләр? Имеш, карчыкларның бергә картайган ирләренең ыштан-күлмәкләрен юып, ашарларына пешереп, шуңа стрәпке булып яшиселәре килми икән! Картлары да холык күрсәтә, имеш. Аларның пенсия акчаларын карчыклар йодрыкларына йомарлыйлар, гел үзләренә тотып бетерәләр, кадерләрен белмиләр икән хуҗаларның. Юк кына нәрсәдән тавыш, җәнҗал чыгарып, ямьсезләнеп, аерылышуга кадәр барып җитәләр ди. Санап китсәң, авыл тулы ялгыз әбиләр, ялгыз бабайлар. Шулар янына тормыш иптәше кереп, ялгыз калганнарны да кушсаң. Ә яңадан тормыш кору турында ишетәселәре дә килми. Имеш, кадерләрен җибәреп, кемгәдер кол булып яшәгәнче үзләре баш, үзләре түш, ичмасам. Утыралар ялгызлары өйләрендә пенсия акчаларын санап, почмактагы үрмәкүч ауларын исәпләп. Тәкәбберлекләре хаттин ашкан...

Бу чакта минем классташым Розалия искә төшә. Әбисе генә карап үстерде тома ятим кызны. Бик тә авыр шартларда яшәде. Ярдәм итәрлек туганнары булмады. Менә шул кыз баланы мәктәпне укып чыкканнан соң тегермәнче Газизгә димләделәр. Кайдадыр укырга барыр мөмкинлеге юк иде аның. Үзенә яраклы берәр эш табуына да шик зур иде. Андый очракта ипле генә кияүгә чыгып үз гаиләсен корса иң яхшы юлдыр инде анысы. Әмма бер әтнәкәсе бар иде бу очракта. Газиз мин белә башлаганнан бирле авыл читендәге тегермәндә он тарттырды. Көтмәгән җирдән бергә яшәгән хатыны Мөхлисә апа үлеп китте. Дүрт баласын калдырып. Газизнең яше иллегә якынлый иде инде. Унҗиде яше тулмаган кызны шул картка барырга димләделәр. Мәгәр безнең өчен ул вакытта бик карт булып күренә иде инде ул.

Ничек кызның күңеленә ачкыч яратканнардыр, ничекләр үгетләгәннәрдер, әмма безне шаккатыырып бу кыз Газизгә кияүгә чыкты, тегермәнгә аның балаларын карарга китеп барды.

Ул чакларда тегермән данлыклы иде тирә-якта. Күрше районнардан киләләр иде иң яхшы сортлы он тарттырып алырга. Газиз һаман шул эшен дәвам итте, Розалияне дә ниндидер эшкә урнаштырды.

Без төрлебез-төрле якларга таралыштык. Кайткан чакларда классташыбыз турында өзек-ертык хәбәрләр колакка салына торды. Башта халыкка шул билгеле булды. Газиз, имеш, яшь кәләшен күктән төшкән фәрештә урынына күрә икән. Өрмәгән җиргә утыртмый, һәр теләген йөгереп үтәп тора. Иртәләрен салкын идәнгә дә бастырмый, йөгертеп киез каталарын китереп бирә караваты янына. Безнең як ирләре өчен бу шаккатыргыч яңалык булды.

Гаиләнең тамагы ач булмады, он үзләре кулында. Болай эшкә җегәрле иде Газиз абый, акча таба белде. Хатынын бик көнләшкән икән үзе. Он тарттырырга килгән егетләр Розалиягә текәлеп карасалар, авыз-борыннарын канатып кайтарырга күп сорап тормый икән. Гәүдәгә таза, дастуин кеше иде ул.

Вакыт үтә торды, Розалия иреннән өч бала алып кайтты. Шулай итеп җиде бала тәрбияләп аякка бастырды алар. Шунысын да әйтергә кирәк, гаиләләрендә татулык иде. Розалия үзе дә «Газизем» дип кенә торды. Авылга килгәннәрен очрата калсаң, аларга карап торулары кызык иде. Башны югары күтәреп Розалия атлый, Газизе әле уң ягына, әле сул ягына чыга сөйгәненең, җил дә тидерми.

Әнә шулай озак еллар яшәделәр алар. Газиз абыйга да гомерне Ходай биргән икән. Әллә Розалиясе яшәртеп тоткандыр үзен. Соңгы көненә кадәр аягында булган дип сөйләделәр аның турында.

Бу вакытка кадәр авылда өй бетергәннәр иде алар. Розалия ялгызы калды. Әмма җиде баласы «әни» дип өзелеп торалар. Әле берсе самолетка утыртып үзенә кунакка алып китә, әле икенчесе теплоходка утыртып яшәгән җиренә кадәр Идел буйлата. Ял итәргә берсе чит илгә кадәр йөртеп кайтарган ахрысы үзен. Оныклары дистәдән артык. Ялгыз калырга ирек бирмиләр аңа. Гел якыннары арасында, аннан кадерлерәк кеше юк. Тормышының тәмен, ямен белеп яши картлыгында. Газиз абый белән дә гомере шатлыкта үтте ахрысы аның. Гел үткәннәрне искә алырга гына тора.

Авылыбызда төпләнеп калган тагын берничә классташ яшиләр әле. Үч иткәндәй барысы да ялгыз. Һәрберсе үз өенә бикләнгән, ишекләрен дә ачмаска мөмкиннәр килгән-киткәнгә.

Адәм баласын парлы итеп яраткан Тәңребез. Яртың кирәк арка терәрлек, тормышның ыжгыр җилләреннән ышыкланырлык. Ялгыз булып, үз-үзеңә бикләнеп яшәү дә шатлык түгелдер ул...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100