Гамил Әсхәдулла: «Теге вакыттагы хаталарымны уйлап, «Ник алай иткәнмен икән?» дип куям»
«Мунча ташы» УНИКС концертлар залында үзләренең «Чат саен ч@т» дип исемләнгән өр-яңа программаларын 10 көн рәттән тәкъдим итә. 2023 елда 43нче сезоннарын билгеләп үтәләр. «Мунча ташы»ның конкуренты кем? Заллар тутырып буламы? Нигә программа шулай атала? «Интертат» бу сорауларга җавапны «Мунча ташы»на барып тапты.
Кечкенә чакта «Мунча ташы»н телевизордан карап, аларча кылана идек. Ул вакытта юморның нәрсә икәнен дә аңлап бетермәгәнбез инде. Хәзер «Мунча ташы»н студент буларак карадым.
«УНИКС»ка керүгә – халык гөжләп чәй эчә, ашый... Авыл халкыдыр инде, юлдан, арыганнардыр… Залга узам. Буш урыннар бармак белән генә санарлык. «Мунча ташы»ның визит карточкасы – юмор, уен-көлке. Мондагы тамашачы да – юмор ярата торган кешеләрдер.
«Мунча ташы»н бәләкәй чакта гына караган идем, диюем. Шуңа да калган сезоннары белән чагыштырып әйтә алмыйм. Бу тамашада – заманага, хәзерге тормыш-яшәешкә туры китереп эшләнгән мәзәкләр, юморлар. Шәп! Авылда берәр нәрсә ачыла калса, депутат килә бит. Кызлар – ясалма, гади түгел, матурлык салоннары да шуңа хезмәт итә. Кызлар ирен кабарта, күз, каш ясаталар, уколлар салып, дарулар эчеп матураерга тырышалар. Аннары инде шул бер тапталган тема – хыянәт, ире «гүләйт иткән», хатыны башка ир белән киткән... Болар барысы да – «Мунча ташы»нда. Залны көлдерделәр анысы. Шәхсән миңа кайсыдыр өлеше «кереп җитмәде» үземә. Кайбер урыннарын аңламыйча да калдым.
«Авылга ДЕПУТАТ килү»
Авылларда мәктәп, клуб, спорт мәйданчыгы, балалар бакчасы, кибет ачыла калса, «зур кеше»ләр килә бит. Аларны чәкчәкләр күтәреп, җырлап каршылыйлар. «Мунча ташлары» үзләренең тамашаларын әнә шул күренештән башлап җибәрде. Ләкин... монда ниндидер зур бер бина ачылу турында сүз бармый. Бәдрәф ачыла икән! Булдыргансыз, «Мунча ташлары»! Сәхнәгә хатын-кыз күлмәге кигән Гамил Әсхәдулла һәм Искәндәр Мотыйгулла чыкты. Болар –авыл ансамбле, шул коллективның җитәкчесе Фирганә ролендә – Илгиз Гыйлфанов. «Фирганә» исемен буташтырып, кызык ясап, «Фигня» дип тә әйтәләр әле, сүгенү сүземе ул – белгән юк... Депутат ролендә – Шамил Галиев. Татарстанның атказанган артисты да «Мунча ташлары» коллективына килеп кушылган?!
Диалог:
Шушымы инде зур кеше?
Кызлар, алай димәгез, бәләкәй морҗадан төтен яхшы чыга!
«Депутат»ның профие гына микән, дип шикләнәләр дә үзләре. Депутатның кулында айфон, сториска чыгарга маташа. ВПН темасына шаярту булса, тагын да шәбрәк булыр иде, дип уйлап куйдым.
«Матурлык салоны»
Чираттагы юмор – матурлык индустриясе турында. Ниндидер дарулар эчеп, олы яшьтәге әби-бабайлар яшәргән –юморның асылы шунда. Бер хатын ирен матурайтырга алып килгән. Гадәттә, хатын-кызлар үзләрен карарга яраталар бит, ә монда – киресенчә.
«Яшь арта, пенсия артмый», – ди яшәрергә теләүче ир ролендәге Рөстәм Рахманкул. Салонның консультанты аның хатынына дару бирә.
Даруны күбрәк бирсәң, нәрсә була?
Начар тәмамланырга мөмкин, – дип җавап кайтара консультант.
Хатын иренә матурайта торган даруны өчне каптыра... Ахыр чиктә, ире кечерәеп кала – ир ролендә Шамил Галиев чыга. Менә матураерга тырышуның азагы ничек тәмамланырга да мөмкин... Хәзерге заманда да «ябыгам» дип, әллә ниләр кыланып, үзләренә зыян салучылар күп бит… Уңышлы килеп чыккан, ошады.
Халык ай-яй көлә! Ул кул чабып та карадылар!
«Мунча ташы»нда Гөлсирин белән Азат Абитов чыгыш ясады. Аларны күргәч, икеләтә рәхәт булды. Гөлсирин сәхнәдән: «Инде 10 ел элек «Мунча ташлары» белән гастрольләрдә йөреп алган идем, әле бер «Идиот»ларында да катнаштым. Хәзер шуларны искә төшерәм дә, ай рәхәт чаклар булган, дип куям», – диде. «Идиот» нәрсә булгандыр –берәр тамашадырмы – анысын «Мунча ташы» җанатарлары беләдер. (Аннары гына әйттеләр – «этюд» икән ул, ничек шулай ишетелгәндер инде. Көлдем рәхәтләнеп, ялгыш язганым өчен гафу!)
Тамашачыны матур җырлары, җырлаулары белән сөендерделәр.
15 минут тәнәфестә Гамил абый белән сөйләшеп алдым. Ни кызганыч, шул тәнәфестән соң залда урыннар бушаган иде. Әллә халык туйды? Әллә башка сәбәпләр аркасында киткәннәрме?
Гамил абый – бик ачык йөзле кеше, елмаеп каршы алды. «Килдегезме», – ди.
Гамил абый, хәлләрегез ничек? Илдә барган вакыйгалар турында ни уйлыйсыз? Якыннарыгыз арасында китүчеләр булмадымы?
– Аллага шөкер. Беләсеңме – шунда киткән һәркем миңа үземнең туганым кебек. Бик кызганыч, күрәсең, бүтән юлы юктыр инде. Дога укыган вакытта да, илебезнең егетләре исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, дип телим.
Халык йөриме? Заллар тутырып буламы?
Күптән инде мондый залларда эшләгән юк иде. Пандемия вакытында 50-70 процент, хәтта 30 процент тулган заллар белән дә эшләп карадык. Быел, Аллага шөкер, халык килә. Җомга, шимбә, якшәмбе көннәренә билетлар әйбәт сатылган. Атна уртасында кешеләр начаррак ала. Аның сәбәпләре бар: кеше эштә, бөкеләр, аннары монда машинаны калдырырга ярамый, алып китәләр бит. Түләүле праковкалар булса да, урыны аз.
Җитә безгә, безнең тамашачыларыбыз бар!
Гастрольләрдә йөрисезме?
Әйе, октябрьдән тотынган идек. Башкортстанда булып кайттык. Анда халык бик җылы кабул итә...
Ни өчен?
Чөнки анда юмор белән шөгыльләнүчеләр бетте. Юмор коллективлары бар иде, хәзер бетте. Бездә дә – без генә калдык, ә калганнар җыр-моңга күчеп беттеләр. Җәвит Шакиров, Данир Сабировлар гына шөгыльләнә.
Конкурентларыгыз бармы соң?
Юк конкурентларым. Чөнки миниатюралар уйнаучы театр без һәм Петросян театры гына.
Хәзерге Гамил абый яшь Гамилдән күпкә аерыламы?
Әлбәттә. Акыллыланабыз елдан-ел. Теге вакыттагы хаталарымны уйлап, «Ник алай иткәнмен?» икән дип тә куям.
Нигә бу программаны «Чат саен чат» дип атадыгыз – заманага туры китерепме?
Менә син дә телефон тотып утырасың. Заманасы шул бит. Күзне ачуга – телефон. Йоклаганда да шул телефон. Залда утырган бөтен кешенең кесәсендә – телефон. 600-700 кеше бар – барысы телефон тотып төшереп утыралар.
Ничек карыйсыз телефонга төшерүгә?
Начар карыйм!
Ник алай?
Чөнки ул – безнең әйберне урлау. Ярый Интернетка куймаса. Ә ул аны ала да Интернетка куя. Акча түләп килгән кеше күргән булса, «ә-ә, бу җирен күрдем инде» дия. Җыр – ул бара, аны кеше тыңлый, тыңлаган саен популярлыгы арта...
Иң беренче «Мунча ташы»ның программасын хәтерлисезме?
Ничек хәтерләмәскә! 1980 елның 1 апреле. Мин анда музыкант буларак катнаштым. Әле бер кечкенә генә миниатюрага да чыгып кердем. «Ләззәт» дигән ансамбль бар – мин шунда курайчы идем. Иң беренче тапкыр музыкаль бизәлеш биреп тордык: «Көлегез, көлегез! Файдасы бар – белегез!» – дип.
Гамил абый, берәр пародия күрсәтегез әле.
Мин бит пародист түгел! Брежневны күрсәткәнем бар.
Алай да Гамил абый пародия күрсәтте.