news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Теге дөньядан кайтарганнар». Татарстан табиблары яшь әнине үлемнән алып калган

news_top

Республика клиник хастаханәсе табиблары 29 яшьлек хатынны үлемнән коткарып калган. Хирурглар берничә операция ясап, аны «теге дөньядан кайтарганнар», дип яза «Челнинские известия».

18 февральдә Чистай районында яшәүче Анастасияне РКБ китерәләр, ул критик хәлдә була, А гриппы хатынның үпкәләрен тулысынча зарарлый.

Анастасия 1 атна чамасы өйдә дәвалана, хастаханәгә китергәч, аны ИВЛга тоташтыралар. Шул ук көнне кич белән санавиация аны Казанга реанимациягә китерә.

Табиблар башта аны дарулар белән дәвалый, аннары махсус аппаратка тоташтырырга туры килә – Анастасия өчен аппарат «сулый». Бүлек җитәкчесе Рөстәм Ахундов, хастаханәдә кунып калып, пациентның хәлен контрольдә тота.

Аннары пневмотороск барлыкка килә – ясалма җилләтү аркасында Настяның үпкәләре ертыла башлый. Хирурглар берничә тапкыр операция ясый.

Анастасия бу вакыт эчендә 30 килога ябыга.

Май бәйрәмнәреннән соң озак реабилитация курсы башлана – буыннарга гимнастика, сулыш алу күнегүләре, беренче адымнар.

Хәзер Анастасияне өенә чыгарганнар, ул 4 яшьлек кызы янына кайтачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар