Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Теге дөньядан кайтты» - Чаллыда үпкәләре зарарланган әти кеше чак кына исән калган

Ир-ат үзе авыру кызы һәм олы яшьтәге әнисе үзләре генә кала дип борчыла.

news_top_970_100
«Теге дөньядан кайтты»  - Чаллыда үпкәләре зарарланган әти кеше чак кына исән калган
https://pixabay.com

Чаллының 5 нче хастаханәсендә табиб-реаниматологлар бер ир-атны «теге дөньядан тартып чыгарган». Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Былтыр октябрь башында Владимир үзен начар хис итә. ОРВИ билгеләре булгач, ул хастаханәгә мөрәҗәгать итеп тормый, өйдә генә авырып терелмәкче була. 

Ләкин Владимирның хәле начарлана бара. 9 декабрьдә аны хастаханәгә китерәләр. Владимирның сулышы алуы начарлана, аны реанимациягә күчерәләр. Аннары ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Ир-атның үпкәләренең 90 проценты зарарланган була.

Владимирның гомере өчен реанимация бүлеге башлыгы Павел Геннадьевич Егоров җитәкчелегендәге команда тырыша.

Ир-ат үзе авыру кызы һәм олы яшьтәге әнисе үзләре генә кала дип борчыла. Павел Геннадьевич аның аңында булуын, дәвалау тәртибен контрольдә тота. Бераздан Владимир терелә башлый.

Табиб сүзләренчә, коронавирус инфекциясе бик мәкерле авыру, кешенең хәле һәр мизгелдә начарланырга мөмкин. Шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары, сулыш органнары һәм бөерләре авырту кешеләр аеруча куркыныч төркемгә керә, ди ул.

Шуңа күрә ОРВИ симптомнары булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100