«Теге чирме, юкмы, белмим» — Ильмира Нәгыймова авырган
Җырчыны инстачылар югалткан.
Җырчы Ильмира Нәгыймова авырып киткән. «Бер атна чирләп яттым, теге чирме, юкмы, белмим. Симптомнар буенча, гади грипп бугай. Тәм сизәм, борын суламаса да. Хәзер терелеп киләм инде, Аллаһка шөкер. Сакланып йөрегез, чирләмәгез!» — дип яза ул инстаграмда.
«Су коенып йөрдең бит, шуңадыр», — дип фаразлаган бер инстачы.
Калганнары җырчының тизрәк савыгуын һәм тамашачыны яңадан-яңа җырлар белән сөендерүен теләгәннәр.