news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Театрда оркестр чокырына егылган ир-атның күкрәге ярылган, үпкәләре яраланган – видео

news_top

Петербургта музыкаль комедия театрында эшче ир-ат оркестр чокырына егылып төшкән. Аның күкрәк читлеге ярылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 8 апрельдә була. Балтачы ир-ат оркестр чокырына егылып төшә. Хәзер ул реанимациядә ята.

Әлеге хәлне видеокамера төшереп алган.

Сәхнәдә эшләүче балта остасы 2 метр чамасы биеклектән төшә. Шулай итеп, 67 яшьлек ир-атның күкрәгендә ачык яра барлыкка килә, аның үпкәләре яралана. Табиблар, ир-атның хәле авыр дип бәяли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар