Алар икесе дә театр артистлары иде. Һич тә читенсенмичә, өйләренә кайтышлый, рольләрен кабатлап кайтырга булдылар. Пьесаның эчтәлеге нәкъ халәткә туры килә бит...
Язның кояшлы көнендә автобуста аның күзе бер чибәр ханымга төште. «Карале, нинди матур! Танышмый булмас моның белән», – дип уйлады ул.
– Гафу итегез, сезнең янга утырсам буламы?
– Әйе, утырыгыз.
– Танышып китсәк тә буладыр? – дип, ул сүзен дәвам итәргә кереште. – Сезнең исемегез ничек?
Ханым елмаеп куйды да:
– Фәридә, – дип җавап бирде.
– Менә бит нинди кызык хәл килеп чыкты: сез – Фәридә, ә мин – Фәрит.
– Бәлки, язмыштыр бу? – дигән булды ханым.
– Шулайдыр! Мин язмышка бик ышанам. Ерак торасызмы? Сезне озатырга мөмкинме?
– Бик ерак түгел. Озатсагыз була. Мин риза, – дип җавап бирде ханым.
– Фәридә, чыннан да, бик чибәрсез, бер күрүемдә гашыйк булдым.
– Миңа да сез бик ошадыгыз. Гел алай танышып йөрмим транспортта.
– Карале боларга! – диде якында утырып баручы олы яшьтәге хатын. – Хәзерге яшьләрнең бөтенләй оятлары юк. Беренче тапкыр күргән кешесен өенә озаттыра. Бәлки, ул бандит яки маньяктыр?
– Юк, маньякка ошамаган. Яхшыдыр, – диде янындагы бабай.
– Әй, күп беләсең инде син. Хәзерге ирләргә бөтенләй ышанырга ярамый. Альфонслар, маньяклар. Кара аны, сумкаңны чәлдермәсен, качырыбрак тот.
Автобуста утырып баручылар, игътибар белән, Фәрит белән Фәридә сөйләшүен тыңлап бардылар...
– Фәридә, мин сезне бүген ресторанга чакырсам, барырсызмы?
– Һичшиксез, риза.
– Алайса, кичен килеп алырмын да, ресторанга барырбыз.
– Кичкә кадәр көтмәсәгез дә була. Бераздан мин киемемне алыштырып чыгам.
– Аллам, бигрәк тә җилбәзәк инде хәзерге яшьләр, – дип, түземсезләнеп әйтеп куйды арттагылар.
Шулвакыт читтәрәк утырган бер бала болар янына килеп басты:
– Әти, әни, әйдәгез, безнең төшәсе тукталыш! – диде.
Һәм алар өчәүләшеп төшеп калдылар.