Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Юрий Павлов һәм Гүзәл Шәмәрдановалар гаиләсендә куанычлы вакыйга – аларның дүртенче уллары туган. Юрий бу хакта үзенең сәхифәсендә хәбәр итә. «Аллаһка шөкер», – дип яза ул үзенең иң зур байлыгы – матур гаиләсен күрсәтеп.
Актерлар гаиләсе сабыйга Камал дип исем кушканнар. Кечкенә Камалның өч абыйсы бар — Бәхтияр, Билал һәм Баязит.
Павловлар гаиләсен котлыйбыз! Улыгыз сау-сәламәт, бәхетле, игелекле бала булып үссен!