“Таяну ноктасы” тапшыруы алып баручысы Венера Аитова әни булырга җыена
Венера йөкле килеш төшкән фотосын инстадусларына күрсәтте.
ТНВ каналында баручы “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручы Венера Аитова декрет ялына киткән. Үзенең йөкле килеш төшкән сурәтен ул “Инстаграм”га элгән һәм: “Привет, декрэт!” дип язган.
Венерага “Ура”, “Сөбханалла”, “Бәхетле вакытың булсын декретың, минем дә декрека чыгасым килә”, “Беренче бала декретыннан да рәхәтрәк вакыт юктыр ул, сәламәт булыгыз!” дип комментарийлар калдырганнар.