news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тавышын ишетте дә суга сикерде»: 11 яшьлек баланы коткарган Әлфинәнең кызы ятим калган

news_top

Башкортстанның Татар Уразы авылы янында Буй елгасында 43 яшьлек хатын-кыз батып үлгән. Ул 11 яшьлек малайны коткарырга дип суга ташланган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 29 июльдә була. 11 яшьлек малай елганы аркылы йөзеп чыгарга маташа. Шунда аның хәле бетә. Аның кычкырган тавышын ишетеп, 43 яшьлек хатын-кыз суга ташлана. Ул баланы коткара, тик үзе һәлак була. Хатынның мәетен пляж янында табалар.

Бу урында су коену тыелган. Тик күпләр моңа карап тормый, эссе көнне бирегә ял итәргә килә. Авыл халкы биредә агым бик куркыныч булуын белә. Шулай да балалар да үзләре генә бирегә су коенырга йөри.

11 яшьлек малай бата башлагач, аны коткарырга әнисе суга керә. Аның артыннан 43 яшьлек Әлфинә дә ярдәмгә ташлана.

«Анда агым бик көчле. Малайның хәле бетте инде, елый башлады», – ди шаһитлар.

Яр буенда ир-атлар да була, тик алар соңрак ярдәмгә килә. Ул вакытта малайны гына түгел, хатын-кызларны да коткарырга кирәк була инде. 11 яшьлек малайны, аның әнисен коткарлар. Тик Әлфинә генә чыга алмый.

«Бер мизгелдә ул бата башлады, агым буйлап түбәнгә таба китте. Аннары коткаручылар аның мәетен пляж яныннан тапты», – ди шаһитлар.

Әлфинәнең өлкән яшьтәге анасы, кызы калган. Ятимә кыз 7 нче сыйныфка укырга бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар