Җырчы Алинә Давыдова төрле чараларда эшләүче тавыш операторларының үз эшләренә җаваплы карамауларын билгеләп үткән. Артист фикеренчә, тере тавышка җырлый торган җырчы өчен бу бик мөһим.
Күптәннән шуны әйтмәкче идем! Ишетәсезме, тавышым ничек утырды. Чаралар вакытында һәркем үз эшенә җаваплы карасын иде. Мәҗлес вакытында тавыш операторлары еш кына үз эшләрен профессиональ дәрәҗәдә башкармый. Беркемне дә үпкәләтәсем килми. Тик чыгыш ясаганда тавыш утырып бетә.
Бу бик мөһим. Без, артистлар, чыгышы микрофон, аппаратураның ничек көйләнүеннән дә тора. Бу бит әле мәҗлеснең дә сыйфаты дигән сүз, чөнки артист үзен иркен хис итсә, тавышы өчен борчылмаса, ул тулысынча үз эшенә бирелә.
Аппарат сатып алалар, ә көйли белмиләр... Һичьюгы берәр нинди курслар алып, өйрәнеп буладыр ич инде аны?! Кайвакыт үзем утырырдай булам пульт артына… – дип зарланган Алинә Давыдова.