Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тавышы һаман шул ук, җанны иркәли» – Флера Сөләйманованы туган көне белән котлыйлар

news_top_970_100
«Тавышы һаман шул ук, җанны иркәли» – Флера Сөләйманованы туган көне белән котлыйлар
"Татар-информ" архивы

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи социаль челтәрдәге сәхифәсендә Флера Сөләйманова белән очрашудан видео куйган.

«Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Флера апа Сөләйманованың туган көне. Аңа 84 яшь тулды. Аны котлап, хәлен белеп кайттык», – дип тә язган ул.

«Бүген сезнең бәйрәм, күңелегездә нинди хисләр?» – дип сорый Гөлназ Шәйхи җырчыдан.

«Аллага шөкер! Елыйсы килеп китте. Каян нинди хис булсын инде сиксәнгә җиткәч, сиксәннән узгач. Яшьне санамыйча булмый инде», – диде Флера Сөләйманова.

«Яшь бара инде ул, нишләтәсең. Тавышы һаман шул ук, җанны иркәли», «Аны күрүебезгә шат, күңелгә – бәлзәм», «Бик матур сөйләшә. Үз аңында чагында ничек яшен санамасын ул, бик дөрес. Ешрак барыгыз исән чагында», «Менә рәхмәт сезгә, күрәсе килгән иде», «Сөбханалла, тавышы һаман челтәрәп тора», – дип сокланган тамашачы.

«Флера апага исәнлек, тынычлык, гомере рәхәттә узсын. Матур тавышлы җырчыбызның җырларын күп тыңладык. Рәхмәт», – дип, матур теләкләрен калдырган тамашачы.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100