news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавышланып уйнаган балаларга тынычландыра торган дару биреп агулаганнар?

news_top

Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 4 бала агуланган. ШОТ каналы хәбәр итүенчә, өлкәннәргә ял итәргә комачауламасын һәм шаулашмасыннар өчен, аларга антидепрессантлар биргәннәр, дип шикләнәләр икән.

Вольск хастаханәсенә кичә Барановка авылыннан 5 һәм 9 яшьлек ике бертуган малайны һәм аларның 7 яшьлек кыз туганнарын китерәләр. Алар ниндидер дару белән агуланган, дип фаразлыйлар. Бераздан хастаханәгә башка гаиләдәге 13 яшьлек кызны китерәләр. Полиция ачыклаганча, бу кыз шушы 3 балалы гаиләгә кунакка килгән була. Балалар шаулашып уйный башлый.

Шулай ук, балалар йөткерүгә каршы препарат эчеп тә агуланган, дип уйлыйлар икән.
Хәзер бу йорттагы барлык ризыкка экспертиза ясала. Балаларның хәлләре уңай якка киткән, аларның гомеренә берни дә янамый, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар