«Тавышыңнан гына таныдым» - Гөлназ Асаева сәхнәгә танымаслык булып чыккан
Җырчы әни булгач беренче тапкыр сәхнәгә чыккан.
Гөлназ Асаева әни булганнан соң беренче тапкыр концертта чыгыш ясаган. Әмма кайбер тамашачылар аны танымаган. Җырчының буй-сыны күпләр көнләшерлек, күлмәге искиткеч матур һәм килешеп тора. Ә менә макияжы аны танымаслык итеп үзгәрткән.
«Макияжың супер, бер карауда гына танып та булмый. Күлмәгең дә искиткеч», «Әни булу хатын-кызны үзгәртә», «Балам, җырла. Җырлар өчен тугансың. Синең урының сәхнәдә», «Танырлык түгел. Җырлый башлагач, тавышыңнан гына таныдым», «Курчак», «Әни булгач, бигрәк тә чибәрләнгәнсең» һ.б. соклану комментарийлары калдырганнар.