Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тавыш та, хәл дә юк» — Илсөя Бәдретдинова авырый

Авырып китүе сәбәпле, җырчы Баулыдагы концертларын күчерергә мәҗбүр булган.

news_top_970_100
«Тавыш та, хәл дә юк» — Илсөя Бәдретдинова авырый
Рамил Гали

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чирләп киткән. Бу хакта җырчы үзенең инстаграм челтәрендә хәбәр итә. Бу көннәрдә вирус бик күп кешене аяктан екты шул. Илсөя Бәдретдинова да температурасы күтәрелүе турында язган. Шул сәбәпле хәтта Баулыда ике көн булачак концертларын да күчерергә туры килгән.

«Шулайрак булып киттем әле, дуслар! Тавыш юк, хәл юк, аның каравы температурам бар.

Чын күңелдән гафу үтенәм. Ачуланмагыз инде… Минем өчен концерт күчерү бик авыр нәрсә… Башкача булмады.

Исәнлектә очрашканчыга кадәр», — дигән ул.

Инстаграм дуслары җырчының тизрәк савыгуын теләп калган.

«Айдар дустың белән бер савыттан ашадынмы әллә?», «Без бит машина түгел бертуктамый эшләргә. Ял итегез, тизрәк терелегез», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100