news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Тавыкларны харап итәләр» – Балтач районында авыл халкы сукбай этләрдән зарлана

news_top
«Тавыкларны харап итәләр» – Балтач районында авыл халкы сукбай этләрдән зарлана
Фото: © «Татар-информ»

Балтачта этләр һөҗүме кабатлана, дип хәбәр итә «Хезмәт» газетасы.

Иясез этләр төнлә шәхси хуҗалыкларга «кунак»ка кереп, бик күп санда куяннарны, тавыкларны харап итүе турында узган елларда язган идек инде. Соңгы вакытларда райондашлардан андый моң-зар ишетелмәде. Бәйсез этләр бетте, ахры, дип тә куанган идек. Тик иртәрәк сөенгәнбез, дип яза район басмасы.

Шушы көннәрдә Каенлык ягында 2 хуҗалыкка этләр кереп, шактый гына зыян салды. Беренчесендә 5 тавык, 1 әтәчне харап итсәләр, икенчесендә яңа йомырка сала башлаган яшь 15 тавыкның башына җиткәннәр.

Бүгенге көндә күп кенә шәхси хуҗалыкларда чебиләр өлгереп килә. Кечкенә үрдәк, каз бибиләре алучылар бар. Игътибарлы булсагыз иде. Кечкенә генә тишектән дә кереп зыян сала этләр.

Иясез этләрнең кешеләр, аеруча балалар өчен дә куркыныч тудыруын онытмаска кирәк. Халыкны борчыган әлеге мәсьәләгә җирле җитәкчеләр битараф калмасын иде, диелә район басмасы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар