Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тавыклар чыгып котыла алган, дуңгызлар янган»: 3 балалы Ягафаровлар йортсыз калган

Бәла-каза көтмәгәндә килә шул. Санаулы минутлар эчендә Ягафаровлар гаиләсе бернәрсәсез урамда кала. «Чыгара алган әйберне алып чыккан күршеләремә рәхмәт инде. Санаулы минутлар эчендә барысы да янып көлгә әйләнде», – дип сөйләде Альбина Ягафарова янгын турында «Интертат»ка.

news_top_970_100
«Тавыклар чыгып котыла алган, дуңгызлар янган»: 3 балалы Ягафаровлар йортсыз калган
Альбина Ягафарованың шәхси архивыннан

Киров өлкәсе Малмыж районындагы Иске Йөрек авылында 6 сентябрь көнне янгын чыга. Көчле ут Ягафаровлар гаиләсен бернәрсәсез калдыра. 3 балалы гаиләнең йорты, каралты-куралары, мунчалары кара көлгә әйләнә.

Янгын чыккан вакытта 2 олы балам тулай торакта иделәр. Алар техникумда укый. Кечкенәсе, 12 яшьлеге, урамга туп уйнарга чыгып киткән иде, – дип сүз башлады Альбина. – Безнең бәхетебезгә бу вакытта өйдә беркем дә юк иде. Янгын турында күршеләрем шалтыратып хәбәр итте. Мин өйгә кайтканда, каралты-кураларыбыз дөрләп яна, күршеләр йортыбызны ничек тә уттан коткарып калырга тырыша иделәр. Янгын сүндерү хезмәте дә бик тиз килеп җитте. Чыгара алган әйберне алып чыккан күршеләремә рәхмәт инде. Санаулы минутлар эчендә барысы да янып көлгә әйләнде, – дип сыкрана ул.

Ягафаровлар гаиләсе 3 кыз бала үстерәләр. Икесе техникумда уку сәбәпле, өйләренә ялларга гына кайтып йөри, ә төпчек кызлары – мәктәп укучысы. Альбина колхозда сыер савучы булып, ә ире Эдуард вахта белән китеп эшли. Бу көнне ул иртән генә эшкә дип чыгып киткән була.

«Утны авыл халкының бердәмлеге белән туктаттык»

Альбинаны күршесе Зөһрә дә янгын сүндерүдә катнаша.

Беренчеләрдән булып, утны арткы якта торучы күршеләре күреп ала. Аннан алдагылары да чыкты. Алар инде «Төтен дә юк иде, кинәт кенә ут чыкты», – диләр. Эчтән янган буган инде ул, күрәсең.

Фото: © Альбина Ягафарованың шәхси архивыннан

Авыл халкы бик бердәм булды. Күрше авыллардан хәтле килделәр. Хатыннар дисеңме, олылар да, балалар да – бөтенесе, янгын сүндерүчеләр килгәнче, чиләкләп су ташыды. Аллага шөкер, су бар иде. Колхоз рәисе мондый очраклар өчен су урыннары ясап куйган иде. Яшь ир-атлар янган өйгә курыкмыйча кереп, телевизорларын, суыткычларын алып чыктылар. Алар тәрәзәләрне ватып керделәр дә булдыра алган кадәр әйберне чыгардылар. Үзләре аякларына кигән бер кроссовки, галош белән генә урамда калдылар.

Аннан ут чыккан урынны төне буе янгын сүндерүчеләр саклады. Әле бүгенге көндә дә бер машина саклый. Кичә дә ут пыскып тора иде. Базларында кышка дип әзерләгән банкалары сакланган. Шуларны чыгаргач, йортны сүтәбез, дип торалар иде.

Бик тиз янып бетте ул. Күршеләрне су сибеп саклап тордылар. Сул яктагысының пластигы да эри башлаган иде инде. Уң яктагы бабайның абзарының яртысы янды. Аскы бүрәнәләрен кисеп, су сибеп саклап калдылар. Мондый көчле ут алга таба да китәр иде. Халыкның, авыл халкының бердәмлеге белән генә коткарып калып булды, – ди ул.

«Ярдәм итүчеләргә мин бик рәхмәтлемен»

Ягафаровлар гаиләсенең йорты агач, бурадан була. Тыштан тимер белән әйләндереп алган булганнар. Берничә авылдан янгын сүндерү машиналары килә.

Күрше-тирә авыллардагы бөтен янгын сүндерүчеләр килделәр. Кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Кызганыч инде, әмма коткарып кала алмадылар шул. Ярый, күршеләр документларыбызны һәм бераз әйберләребезне алып чыга алганнар. Бар коткарып калган әйберебез шул. Янган йорттан кереп алып чыкканнар. Күршеләр, дусларыбыз, бөтен авыл халкы җыелып килеп, янгынны сүндерергә булыштылар, хәтта күрше авыллардан да ишетеп, ярдәм итәргә килүчеләр бар иде. Бик рәхмәтлемен аларның барасына да, – ди Альбина.

Янгын 6 сентябрь көнне, кичке сәгать 6лар тирәсендә чыга. Янгын чыгу сәбәпләрен төгәл генә әйтмәсәләр дә, беренчел мәгълүматлар буенча, ут электр чыбыкларының кискен ялганышы аркасында чыккан.

Йортыбыз бурадан иде. Сарайларыбыз да агачтан иде шул. Тавык, дуңгызларыбыз бар иде. Тавыкларның чыгып котылып кала алганы, таралып очып беткән. Дуңгызлар янган. Мунчабыз да калмады, янды... Барысы да бер-берсенә якын урнашкан иде, шуңа да ут та тиз үрмәләгән. Ут көчле иде. Ярый, күршеләребезгә зур зыян килмәде, аларның йортларын саклап калдылар, – ди ул.

Фото: © Альбина Ягафарованың шәхси архивыннан

Хәзерге вакытта Ягафаровлар гаиләсен Альбинаның иптәш кызы сыендырган. Хуҗабикәнең сүзләренә караганда, якын арада колхоз идарәсе аларга авылдагы бер буш йортны бирергә вәгъдә иткән.

Яңа йорт салырга тырышып карарга иде исәбебез. Җир үзебезнеке бит. Хәзер менә участогыбызны җыештырабыз. Әле кышкы бер генә киемебез дә калмады, аларны булдыру җаен да уйлыйсы иде.

Бөтен кирәк-яракларны да күршеләр, туганнарыбыз җыя инде. Ярдәмнән ташламыйлар безне. Кеше алып килгән әйберләрне киябез. Хәзер бераз тынычландык инде, башта бик авыр булды, – дип сөйли Альбина.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89195078343 Ягафарова Альбина Сергеевна (әлеге телефон номерына банк картасы беркетелгән)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100