
Кирәкле ингредиентлар: 2 тавык түшкәсе, 1 кишер, 2 тырнак сарымсак, черри помидоры, 2 аш кашыгы каймак я майонез, 200 мл 10%лы каймак (сливки), сыр, ак май, 2 аш кашыгы он, укроп, петрушка, тоз, борыч.
Әзерләү: Тавык түшкәсен кисәкләргә бүләбез, ике яктан да тоз-борыч сибәбез, өстенә полиэтилен ябып, чүкеч белән суккалыйбыз. Аерым савытка вак угычтан 100 грамм сыр, сарымсак һәм кишерне чыгарабыз. Аларны әйбәтләп болгатабыз. Һәр юкарган тавык түшкәсенә җебегән ак май сөртәбез, өстенә кишерле-сырлы массаны җәябез. Һәм рулет итеп төрәбез. Аннан табада рулетны ике яктан бишәр минут кыздырып алабыз. Рулетларны алып куеп торабыз. Шушы ук табага сливки, 2 аш кашыгы он салабыз да кайнатып чыгырабыз. Анннан 50 грамм сыр, черри помидорлары, укроп һәм петрушка өстибез дә рулетларны шушы масса өстенә яңадан табага тезәбез. Өстен ябып, бераз пешереп алабыз. Гарнирга спагетти яхшы булачак. Тәмле булсын!