Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык тизәге, 7 көнлек сарымсак төнәтмәсе сибегез: май аенда бакчада эшлисе 30 эш

Җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк бакчаларында корткыч бөҗәкләрне юк итү, үсентеләрне тукландыру, кәлшәләрне кыраудан саклау ысулларын барладык. Химик матдәләрне кайчан һәм ничек итеп дөрес кулланырга кирәген ачыкладык.

news_top_970_100
Тавык тизәге, 7 көнлек сарымсак төнәтмәсе сибегез: май аенда бакчада эшлисе 30 эш

Май аенда бакчада төп эшләр: үсентеләрне кырау сугудан саклау, утырту, күчереп утырту, үрчетү һәм зарарлы бөҗәк һәм авырулардан саклау. Кыскача әйткәндә, шулар.

Огород.ру сайты яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр үсүче бакчаларда май аенда кичекмәстән эшләнергә тиеш 30 эш исемлеген булдырган.

Май аенда җиләк-җимеш бакчасындагы иң мөһим 10 эш

Бу вакытта җиләк-җимеш бакчасында нинди эшләр көтә?

Фото: © Огород.ру

1. Җимеш куаклары үрчетегез

Җимеш бирә торган куакларны (кура җиләге, карлыган, крыжовник һ.б.) үрчетү өчен май – иң кулай вакыт. Аны төрле юллар белән эшләп була, шулай да иң гади һәм үтемле чарасы – тамырланган ботактан үрчетү. Куакның ныклы бер ботагын алып, аны төп куактан өзми генә җиргә бөгәргә кирәк. Кечкенә генә чокыр ясап, уңдырышлы туфрак салып,  ботакны шунда төртергә. Җир белән каплап, тураймасын өчен эләктереп куясы. Киләсе елга аны төп куактан аерып, даими урынга күчерергә мөмкин.

2. Бакча җиләгенең чүбен утагыз һәм төбен йомшартыгыз

Бакча җиләген тәрбияләүдә төп эшләрнең берсе – аның төбен йомшарту. Апрель ахыры-май башында беренче тапкыр йомшарталар. Шул рәвешле, җиләк тамырларына дым һәм кислород үтүне тоткарлаучы туфракның өске тыгыз катламы алына. Кислород җитәрлек килмәгәндә, җиләкнең үсеше тоткарлана. Төбен йомшарту белән бергә, чүбен дә утарга һәм беренче тапкыр тукландырырга да кирәк.

3. Агач һәм куакларны бөҗәк һәм чирләрдән эшкәртегез

Җылы көннәр белән күпсанлы зарарлы бөҗәкләр активлаша: гөблә (тля), яфрак төргеч (листовертка), алма чәчәген ашаучы трипслар һ.б. Аларның таралуын көтмәстән, шундук көрәш башларга кирәк. Май аенда, чәчәк атар алдыннан, агач һәм куакларны «Фитоверм», «Битоксибациллин» яки «Лепидоцид» кебек биологик препаратлар сиптереп эшкәртергә кирәк. Әгәр вакытны кулдан ычкындыргансыз һәм бөҗәкләр бакчагызда таралырга өлгергән икән, «Актара», «Искра» һәм башка химик инсектицидлар кулланыгыз.

4. Бакчаны кыраудан саклагыз

Май аенда төнлә суык төшүләр еш була. Җыясы уңышны югалтмас өчен, һава торышын игътибар белән күзәтеп барыгыз. Чәчәк аткан агач һәм куакларны коткару өчен бөтен мөмкин булган чараларны кулланыгыз. Аларның иң киң таралганнары – су сибү, «яңгыр коендыру», төтен өрдерү.

Температура 0 градустан түбән төшкәндә, шлангтан бөтен ботакларга да су сиптереп чыгыгыз. Процедураны 10-15 минут саен берничә мәртәбә кабатлагыз. Агачны каплаган боз катламы аны салкыннан саклаячак.

Тагын бер ысулы – кәүсә янында әйләнә ясап су сибү. Аны көннәр суытыр алдыннан эшләргә кирәк. Җирне мул итеп сугаргач, полиэтилен белән каплап куегыз. Кичен аны ачыгыз – юеш җирдән күтәрелүче пар һәм дым агачның чәчәк атучы ботакларын салкыннан саклаячак.

Бакчачылар, шулай ук, җиләк-җимеш бакчасын коткару өчен, төтен өрдерүдән дә файдаланалар. Суытыр алдыннан бөтен бакча буена төтен чыгаручы өемнәр булдырыгыз. Аста – коры материал, өстендә юеш яфрак, үлән яки бераз туфрак. Максаты – ут түгел, бакчаны каплап алырдай һәм җылыны саклардай төтен чыгару.

5. Агач кәүсәсе тирәсен түгәрәкләп әйләндереп мүлчәләгез

Агачны корылыктан, туңудан һәм башка проблемалардан саклау өчен, бакчачылар кәүсә тирәли түгәрәкләп мүлчәлиләр. Бу ысул, шулай ук, туфракның уңдырышлылыгын арттыра һәм структурасын яхшырта. Мүлчә итеп торф, салам, чабып алынган үлән, агач кабыгы, ылыс һ.б. кулланырга мөмкин.

6. Бакча җиләген зарарлаучы бөҗәкләрдән эшкәртегез

Чәчәк аткан вакытта җиләкнең иң зур дошманы – амбар коңгызы (долгоносик). Ул чыкмасын өчен, җиләк түтәлләрен сарымсак төнәтмәсе белән сиптерү кирәк. Аны болай әзерлиләр: сарымсакның вакланган тырнакларын тигез күләмдә су белән кушып, караңгы җылы урында 7 көнгә калдырырга кирәк. Әзер төнәтмәне су белән кушабыз (10 л суга 50 мл) һәм аның белән җиләк төпләрен эшкәртәбез.

7. Карлыганны күздән ычкындырмагыз

Карлыганнарның иң җитди авыруларының берсе – реверсия, яки яфракларның катмарлануы. Аны яфрак һәм чәчәкләренең деформациясеннән танырга була. Яфраклар куе яшел төскә керә. Чәчәгенең касә яфракчыгы, җимешлек һәм серкәче шәмәхә төстәге таҗга охшап кала. Аның җимешләре я бөтенләй формалашмый, яки ямьсез кыяфәткә керәләр.

Карлыганда авыруның беренче билгеләре күренүгә, чирле яшь ботакларын кисеп яндырырга кирәк. Әгәр чир азган икән, иң яхшысы – куакны тулысынча төпләү. Бу чирне гөблә һәм бөре талпаны тарата, шуңа күрә карлыганны утырткан баштагы елларда, һәрвакыт, бу бөҗәкләр юкмы икәнен тикшереп торырга кирәк.

8. Җиләк-җимеш куакларының тамырларын тукландырыгыз

Май аенда чәчәк аткан вакытта, җиләк-җимеш куаклары яхшы үссен һәм җимшәннәр барлыкка килсен өчен, өстәмә рәвештә калий һәм фосфор белән тукландыру кирәк. Бу – органик тукландыру да, комплекслы минераль ашламалар да булырга мөмкин.

Куакларны язын кош тизәге белән (1 чиләк суга 0,5 л салына) яки 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 чәй кашыгы күкерт кислоталы калий кушып, тирес белән (пропорцияләр шул ук) «сыйлагыз». Үлән төнәтмәләре кулланырга мөмкин. 1 кг кычыткан һәм ишәкколак (окопник) өстенә 10 л су салыгыз һәм караңгы урынга куегыз. Бер атнадан 1:10 исәбеннән су кушып, һәр куак төбенә 2 л салып чыгыгыз. Җиләк-җимешләр өчен универсаль комплексы ашлама белән тукландыру исә җиңелрәк һәм җайлырак.

9. Бакча җиләгенә бал кортларын «чакырырга» тырышыгыз

Чәчәк атучы куаклардан аермалы буларак, бакча җиләгенең исе көчле түгел, шуңа күрә бал кортлары аны күп вакыт әйләнеп уза. Аларны хәйләләргә тырышып карагыз. 1 л суда 400 г шикәр комын эретеп, сиропка берничә җиләк чәчәге салыгыз. Иртән җиләкләргә баллы сироп сиптереп чыгыгыз.

10. Йөзем үсентеләре утыртыгыз

Әгәр чын мәгънәсендә җылы көннәр килеп җиткән, туфрак 15 градуска кадәр җылынган икән, йөзем үсентесе утыртырга вакыт. 80 см диаметрдагы һәм шул ук тирәнлектә чокыр казып, төбенә дренаж катламы салыгыз, өстенә черемә яки компостны көл һәм суперфосфат (барысы 1 кг чамасы) белән кушылган уңдырышлы туфрак сибегез. Утырткач, үсентегә мул итеп су сибәргә, җирен мүлчәләргә кирәк.

Май аенда яшелчә бакчасында көтеп торган 10 иң мөһим эш

Яшелчә бакчасында май аенда иң элек кайсы эшкә тотынырга?

Фото: © Огород.ру

1. Теплицага беренче үсентеләрне күчерегез

Әгәр яшелчәләрне теплицада үстерү белән шөгыльләнәсез икән, май башында инде томат, борыч, баклажан үсентеләрен шунда күчерергә мөмкин. Суыклар килсә, аларны саклау, өшетмәү ягын уйларга кирәк. Аның төрле юллары бар: өсләреннән дуга куеп, үсентеләрне спанбонд яки пленка белән ябарга була, төнгә үсентеләр арасына кайнар су тутырылган шешәләр калдырырга мөмкин, теплицага көйрәп торган күмер яки кайнарланган таш тутырылган чиләкләр урнаштырырга мөмкин.

2. Ачык туфракка яшелчә орлыгы чәчегез

Бөтен бакчачыларның да үсенте үстереп күчереп утырту теләге һәм мөмкинлеге юк. Әйтик, помидор яки кәбестәне үсентесез генә дә үстереп була. Аның өчен бу культураларны апрель ахыры-май уртасында түтәлгә чәчегез. Әлбәттә, бөтен сортларны да түгел. Кәбестәнең бары тик иртә һәм уртача өлгерә торганын гына шул рәвешле үстерергә мөмкин. Томатка килсәк, шулай ук, иртә өлгерә торган детерминант сортларга өстенлек бирү кирәк. Соң өлгерә торган помидорлар җәй эчендә җитешмәячәк.

3. Бәрәңге утыртыгыз

Май – бәрәңге утырта торган вакыт. Өлгерү чорына бәйле рәвештә, аның төрле вакытта утырталар. Иртә сортларны – майның икенче атнасыннан, урта һәм соң өлгерә торганнарны – ай ахырына таба. Бәрәңге утырту өчен төгәл вакытны каен агачына карап белергә мөмкин: әгәр агач «чәчәк аткан икән», димәк, туфрак, бәрәңге үсәрлек итеп, 6-8 градуска кадәр җылынган, дигән сүз.

Икенче икмәгебез тизрәк шытып чыксын өчен, бүлбеләрне алдан әзерләү кирәк.

4. Кәбестә үсентесен ачык һавага чыгарыгыз

Майның икенче атнасыннан уртача һәм соң өлгерүче кәбестә үсентеләрен ачык туфракка күчереп утырта башлыйлар. Ак кәчәнле кәбестә генә түгел, брюссель, төсле, брокколи кәбестәсенә дә кагыла бу.

Тышка чыгарырга 10 көн кала үсентене чыныктыру кирәк. Беренче көннәрдә бүлмәдә берничә сәгатькә форточканы ачык калдыру зарур. Соңыннан берничә көнгә үсентеләрне балконга яки тышка чыгарырга. Соңгы 4 көндә үсентегә су сибүне киметергә, тышка чыгарып куеп, туфракка утыртканчы шунда калдырырга кирәк.

5. Шытып чыккан үсентеләрне кыраудан саклагыз

Майда күп кенә бакчачыларның түтәлләрендә кишер, редис, тәмләткеч үләннәрнең шытып чыккан үсентеләре күренә башлый. Кырау аларга зыян салырга мөмкин. Көннәр суыта икән, шытымнарны сакларга тырышыгыз. Иң гади ысулы – өсләрен спанбонд белән каплау. Өстәп, кичен шешәләргә кайнар су тутырып, аларны түтәлләргә урнаштырыгыз.

Шытымнар әле күп түгел икән, һәрберсен аерым каплап чыгарга да була. Тагын бер юлы – мүлчәләү. Кырау төшәр алдыннан, кичен түтәлләргә су сибеп, туфракны теләсә нинди органик материал – чабылган үлән, салам яки компост белән капларга кирәк.

6. Җылы ярата торган культураларны ачык грунтка чыгарыгыз

Май ахырына таба җылы яратучы культураларны да чәчә башларга мөмкин. Болар – кыяр, ташкабак, кукуруза, ногыт борчагы һ.б. Халык сынамышлары буенча, балан һәм пионнар чәчәк аткач, кабак утыртырга мөмкин. Гадәттә, ул май ахырына туры килә. Орлыклар тизрәк үсеп чыксын өчен, аларны шыттырып утыртыгыз.

7. Бәрәңге җирен утагыз

Май башында утыртылган бәрәңгенең ай ахырына инде сабаклары туфрак өстендә күренә башлый. Ләкин аның белән бергә чүп үләннәре дә үсеп чыга. Алар бәрәңге үсентеләренең зәгыйфь сабакларын каплап, үсәргә комачауламасын өчен, чүпләрне утап тору кирәк. Чүп утаганда туфракны китмән белән йомшартып, төбен өеп тә барыгыз. Китмәнләү бәрәңге тамырларына һава үтеп керергә мөмкинлек бирә. Төбен өйгәндә исә бәрәңгенең тамырлары көчәя, файдалы матдәләр туфрактан юылып төшми, яшел бүлбеләр саны кими.

8. Сарымсакны тукландырыгыз

Майның икенче яртысына кергәч, кышлаган сарымсакны тукландыру кирәк. Бу вакытта сарымсакның башы формалаша, шуңа күрә ул тукландыручы матдәләргә, бигрәк тә, фосфор белән калийга мохтаҗ. Тукландыргыч органоминераль витамин түбәндәгечә әзерләнә: бер чиләк суда тавык тизәге (0,5л) яки эре терлек тизәге (1л) салып болгатырга, 1 аш кашыгы суперфосфат өстәргә, һәм шуның белән сарымсак түтәләрен туендырырга кирәк.

9. Кишер чәчегез

Май ахырында кишернең кыш саклар өчен үстерелүче соң өлгерә торган сортларын утыртабыз. Аны берничә атна дәвамында, 20 июньгә кадәр утыртырга була. Сүз уңаеннан, соңрак утырткан саен, кишер чебене зыянны кимрәк сала санала. Утырту алдыннан, шытсын өчен, орлыкларны берничә көнгә дымлы тукымага җәеп салу яхшы. Әгәр эшкәртелгән орлык алгансыз икән, аларны шыттырырга кирәкми.

10. Җылы ярата торган яшел тәмләткечләрне чәчегез

Май ахыры – җылы ярата торган тәмләткеч культуралар чәчү чоры. Хәзер инде базилик, эстрагон, тимьян, башка тәмләткеч үсемлекләрне чәчәргә була. Әгәр һава температурасы һаман да җылынып җитмәгән икән, түтәлләрен полиэтилен яки спанбонд белән каплагыз.

Мөмкинлек булса, җылы сөюче культураларны башта контейнерларда үстерегез, җәй җитеп, кырау сугу куркынычы калмагач кына, түтәлгә күчереп утыртыгыз.

Май аенда чәчәк бакчасында иң мөһим 10 эш

Май аенда чәчәклек уяна һәм хуҗасын көннән-көн сөендерә башлый. Ләкин монда да эш җитәрлек.

Фото: © Огород.ру

1. Газонны тукландырыгыз

Язын яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы гына түгел, газон да тукландыруга мохтаҗ. Әгәр җәен зөбәрҗәт яшел хәтфә келәмдә ләззәтләнергә теләсәгез, тукландырыгыз. Язын газонга кирәкле төп элемент – азот, шуңа күрә, ашлама сайлаганда, составына игътибар итегез.

2. Күпьеллыкларны вегетатив үрчетү белән шөгыльләнегез

Яз – күпьеллыклар үрчетү өчен кулай вакыт. Иң гади ысулы – куак яки төпне бүлү, шулай ук, чыбыкчадан һәм ботактан үрчетү. Майда андыз, флокс, шалфей, лаванда, чагыр (бадана), эхинацея, астильба, дельфиниум, лилия һәм башка күпьеллыкларны үрчетергә була.

3. Дәлияләр (георгин) утыртыгыз

Ниһаять, җылы көннәр урнашкан икән, дәлия бәрәңгеләре утыртырга мөмкин. Белгечләр чәчәкнең бәрәңгесен башта шыттырырга киңәш итә. Әгәр инде өлгермәгәнсез икән, утыртыр алдыннан 30 минутка аксыл-алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып торыгыз, ә аннары шундук утырту ягын карагыз. Дәлия бәрәңгеләрен 40*40*40 чокырларына бер-берләреннән 60-100 см ара калдырып, тамыр өлешен җирдән 2-3 см тирәнлектә калдырып утырту кирәк.

4. Чәчәк түтәлләрен тукландырыгыз

Бер үк урында озак вакытлар үсүче күпьеллыклар даими тукландыруга мохтаҗ. Язын бу чәчәкләр төбенә минераль ашлама кертегез – ул үсемлекләрне азот, фосфор яки калий белән туендыру өчен кирәк. «Агрикола», «Фертика», «Глория», «Цветочное 5М» препаратлары эремәләрен кулланырга була.

5. Ачык грунтка берьеллык чәчәкләр утыртыгыз

Май уртасында ачык грунтка кайбер бер һәм икееллык чәчәкләрне утырта башларга ярый. Кашкарый (астра), миләүшә (виола), тырнак гөл (календула), күкбаш, бакча хризантемасы һәм бакчачылар ярата торган бакра гөлне (петуния) утыртыр өчен нәкъ вакыты.

6. Сулыкны чүптән арындырыгыз

Бакча яки чәчәклек кебек үк, сулык та ярдәм көтә. Эшне буаны чистартудан башлагыз. Әгәр кышка буаның суын агызгансыз икән, аның өстенә коелган чүпләр, яфрак-ботакларны җыеп алып, стеналарын сөртеп алу да җитә. Әгәр инде буа су белән тулы икән, башта сөзгеч белән чүпләрен җыеп алыгыз, ә төбендәге ләм һәм башка утырымнарын махсус биохимик препарат ярдәмендә чистартырга кирәк.

7. Су үсемлекләре утыртыгыз

Сулыкны чистартканнан соң, алдагы этап – анда су үсемлекләре утырту. Буада кышлаган үсентеләрнең карт сабак һәм яфракларын, 15-20 см гына калдырып, чистартыгыз.

Май башында су җылынгач, кышны башка урында үткәргән вак су үсемлекләрен җибәрергә була. Май ахырында оксигенатор үсемлекләргә тотынабыз – алар сезон дәвамында буаның чисталыгын «контрольдә тотачак».

8. Чәчәген койган куаклыкларны кисегез

Май аенда бик күп декоратив куаклыклар чәчәк ата. Сирень, форзиция кебекләре бу вакытка инде чәчәген атып бетерә, ә клематис, ясмин кебекләре матурлыклары белән сөендерүне алга таба да дәвам итәләр. Һәр ике төрлеләрнең дә чәчәк атканнан соң чәчәклеген кисү кирәк. Аларны кыскарту яңа чәчәкләр барлыкка килергә мөмкинлек бирә, куакның декоратив матурлыгы озаграк саклана.

Ләкин язын бар төр куакларны да кисәргә ярамый. Кайбер куакларны җәен, кайберләрен исә көзен кисәләр.

9. Канна, лилия һәм калла гөлләре утыртыгыз

Май ахырына таба чәчәклеккә җылы яратучы канна, калла һәм лилия чәчәкләре утыртырга була. Канна өчен 70 см тирәнлектәге чокыр казыйлар. Төбенә 20 см дренаж, өстенә шундый ук күләмдә уңдырышлы туфрак салабыз, ә аннары чәчәкнең үзен утыртабыз.

Лилиянең суганчаларын кояшлы, якты, су җыелып тормый һәм үтәли җир йөрми торган урынга утырталар.

Каллага да шундый ук шартлар кирәк, әмма ул даими су сибүне ярата.

10. Лилейникларны күчереп утыртыгыз

Майның икенче яртысы лилейникларны үрчетү өчен әйбәт. Гадәттә, куакны бүлгәлиләр. Куагын берничәгә бүләр өчен, үсемлекне хәтта җирдән казырга да кирәкми. Тамырын ачып, көрәк белән кисеп алу да җитә. Шуннан соң бүленгән өлешне казып алалар, киптерәләр һәм яңа урынга утырталар. Утырткан чакта, сабак үсә торган җире туфрактан чыгып торырга тиеш, югыйсә үсемлек үләргә мөмкин.

Безнең киңәшләр май аеның биниһая күп эшләре арасында «адашмаска» ярдәм итәр дип ышанабыз.

 

Гөлназ Хөҗҗәтова тәрҗемәсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100