news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавык түшенең кайсы урынын ашарга ярамый?

Пычрак урында үскән тавык ите аеруча куркыныч.

news_top
Тавык түшенең кайсы урынын ашарга ярамый?
Илнар Төхбәтов

Тавык ите бик файдалы булып санала. Аның составында аксым, аминокислоталар күп. Шулай да бу иттә начар урыннар да була. Мәсәлән — аның тиресе. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Тавык тиресендә токсиннар, бактерияләр, тавык исән чакта туплаган башка начар әйберләр була. Кайсыбер бактерияләр термик эшкәртүдән соң да бетми. Тавыкны үстерү шартлары аның сыйфатына зур йогынты ясый. Әгәр бу урын пычрак булса, кошның тиресендә начар әйберләр булу ихтималы 83 процент.

Тавык тиресен ашаган кешеләрнең ашказаны-эчәклек тракты, эчәклек микрофлорасы белән проблемалары була, аллергия килеп чыга, теләсә нинди антибиотикларга каршы торучанлык барлыкка килә. Тавыкларга билгеле бер гормоннарны кадап үстерсәләр, ир-атларда кысырлык килеп чыгарга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар