Тавык суйганда канатын сындырмас өчен нишләргә?
Яшел Үзән районы Карәтмән авылында яшәүче Рәис Гыймадиев бик җайлы ысул тәкъдим итә.

Моның өчен гап-гади чиләк кенә кирәк.
– Җәй буе үстергән бройлерлар өлгереп җитте. Аларны сую өчен мин менә шундый чиләк кулланам. Аның төбе тавык башы сыярлык итеп киселә. Йомшак чиләк кирәк. Тавыкның аякларын бәйләп, чиләккә тыгасың да, аяк белән чиләкнең икенче башына басып торасың. Күп кеше конус кулланып, астыннан муенын кисеп җибәрә. Мин андый эш белән шөгыльләнмим. Чөнки алай эшләү русча дип уйлыйм. Ә болай кыйблага каратып, мөселманча чалабыз, – ди Рәис.
Шулай ук бу ысулны индоүрдәкләр чалганда да куллансагыз була.