news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавык шулпасын «күз яшеннән дә үтә күренмәлерәк» итеп пешерү сере

news_top
Тавык шулпасын «күз яшеннән дә үтә күренмәлерәк» итеп пешерү сере
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тавык шулпасы «күз яшеннән дә үтә күренмәлерәк булсын өчен» киңәшләрне https://pg12.ru сайтында язалар.

Беренчедән, шулпага өйдә үстерелгән тавык кирәк. Аның ите сыйфатлырак. Кибеттән алган тавыкны салкын суда тотарга кирәк.

Кишер, сельдерей, суганны зур кисәкләргә турап, коры табада кыздырып алыгыз – шулай иткәч, хуш ислерәк булыр.

Шулпа пешергәндә, кәстрүлгә башта тавыкны салалар, аннары яшелчәләрне – шуннан соң салкын су өстиләр.

Су кайнап чыккач, өстән өресен алып ташларга кирәк, аннары, өстен капламыйча гына, акрын утта кайнатыгыз. Ныклап кайнаса, шулпа болганчык була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар