Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык шашлыгын нинди маринад белән әзерләү дөресрәк?

news_top_970_100
Тавык шашлыгын нинди маринад белән әзерләү дөресрәк?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Тавык шашылыгы – пикникта яки дачада әзерләнә торган иң популяр ризыкларның берсе. Монда тавыкның бөтен өлеше дә кереп китә: түше, ботлары, канатлары, хәтта бавыры да – барысы да бик тәмле була. Хәтта диетада утыручылар да мондый тәмле әйбердән баш тартмый, чөнки тавык диетик ит булып санала. Бу хакта «Аргументы и факты» газетасы яза.

Тулаем алганда, бу шулай да. Әмма шашлыкның калориясенә ит кенә түгел, ә маринад та тәэсир итә. Тавык итен баллы-горчицалы соуста яки сарымсаклы майонезда тоткан очракта, диетик вариант турында сүз дә була алмый. Ризыкның калориясен киметү өчен, уксус белән суган, берничә лимон, майсыз кефир яки греческий йогурт куллану күпкә файдалырак булачак. Өстәвенә, маринад тавыкның түше һәм канатлары өчен генә мөһим, тавык ботлары үзеннән-үзе сусыл, аларга тәмләткечләр ышкып, шампурга, рәшәткәгә кую да җитә.

Тавык түшендә һәм бот итләрендә аксым да күп була, шуңа күрә аны организм да җиңел үзләштерә. Әгәр сарык һәм башка хайван итеннән шашлык ашагач, ашкайнату белән еш кына проблемалар килеп чыкса, тавык шашлыгы күпкә куркынычсызрак.

Тавык шашылыгы калориясе (100 грамм иткә):

  • түше – 120 ккал
  • боты – 150 ккал
  • балтырлары – 170 ккал
  • канаты – 200 ккал
  • бавыры – 150 ккал

Әмма шуны да истә тотарга кирәк: тавык ите тиресе белән бергә әзерләнә икән, ризыкның калориясе 2 тапкырга арта. Тиредә май күп була һәм шашлык әзерләгәндә аңа концерогеннар тупланырга мөмкин, шуңа күрә аны ашамаска киңәш итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100