Тавык кәтлите рецепты
Мәрьям Миннегуловадан тавыкның түш итеннән тәмле кәтлит пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

Кәтлит өчен: ит, суган, сарымсак, тоз, борыч.
Ит, суган һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарырга. Кишер белән суганны кыздырырга.
Фарш белән кишерне бергә кушып кәтлит ясарга. Май салынган табага тезәргә, бераз су өстәргә һәм духовкада пешерергә.
Гарнир төрле булырга мөмкин. Кем нәрсә ярата - төрле ярма, токмач, томалап пешерелгән яшелчә.
Тәмле булсын!