news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавык итеннән запеканка

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән тавык итеннән запеканка пешерү тәртибе белән таныштырабыз.

news_top
Тавык итеннән запеканка
300 г пешкән тавык ите, 2 аш кашыгы он, 2 йомырка, 0,5 бал кашыгы сода, 150мл сөт, 50г сыр, тәмләткечләр, тоз.

 Пешерү тәртибе:

Йомырка белән сөтне кушып, яхшылап болгатабыз.
Тоз, сода, он салып камыр ясыйбыз.
Камырга төрле тәмләткечләр дә кушсагыз була. Аеруча да әлеге ризыкка кориандр, зира, корица, тимьян, куркума туры килә.
Тавык итен турап, сырны угычтан чыгарып шулай ук камырга кушабыз.
Әзер итле камырны майлы табага бушатабыз да духовкада 35 минут пешерәбез.
Әлеге ризык кайнар, салкын килеш тә бик тәмле була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар