Тавык итеннән йомшак һәм бик тәмле котлетлар рецепты
Тукай районының "Якты юл" газетасыннан тавык итеннән котлетлар рецептын тәкъдим итәбез.
![Тавык итеннән йомшак һәм бик тәмле котлетлар рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/5/18/9855b0bef5c1d5d160d27dd3f90ea42648c1f5a101b6cae657fc4bac14d7.jpg)
Котлет өчен: 1 кг тавык ите, 3 пачка эретелгән сыр (плавленый), яшел суган, укроп, петрушка, 1 йомырка, сарымсак, 2 кашык каймак яки майонез, тәмләткечләр.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/e67ed5c89447622d2c62bde7e3457eea269a193e2b9263a088019501f3d0.jpg)
Пешерү тәртибе: ит, сыр, суган, сарымсак, укроп-петрушканы иттарткыч аша чыгартабыз. Фаршка йомырка, тоз, тәмләткечләр салып, яхшылап болгатабыз. Фарштан кечкенә котлетлар ясыйбыз да, кызган майлы табада пешереп алабыз. Теләгән кеше парда да пешерә ала.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/c3534be8d47694b47f88cd5241e963ce07bc8af33094226c894bb5c50943.jpg)
Ашларыгыз тәмле булсын!