Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык итеннән өчпочмак рецепты

Тавык итен сыер ите белән дә алыштырырга була.

news_top_970_100
Тавык итеннән өчпочмак рецепты
Гөлүзә Василова

Татар халкының милли ризыгы булган өчпочмакны яратмаган кеше юктыр һәм аны бөтен кеше дә диярлек пешерә белә. Шулай ук рецептлар да төрле, һәркемнең үз рецепты, ә камыр белән эшләргә яңа өйрәнеп килүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур.

Мөслим районының Иске Вәрәш авылында гомер итүче Резеда Моратова аны аеруча тәмле итеп пешерә.

Камыр өчен 500 грамм он, 260 миллилитр сөт, 15 грамм чүпрә, бер чәй калагы тоз, 1,5 чәй калагы шикәр комы, 60 грамм ак май, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае һәм ике йомырка кирәк булачак.

Эчлек өчен: 400 грамм тавыкның түш ите, 450 грамм бәрәңге, бер баш суган (100-120 грамм), 50 миллилитр тавык шулпасы, дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч. Тавык ите белән өчпочмак тизрәк пешә. Тавык итен сыер ите белән дә алыштырырга була.

Әзерләү тәртибе: тирән савытка җылымса сөт салып, ак май өстибез, чүпрә, шикәр комы, тоз, иләп он салабыз. Барысын бергә кушып болгатабыз да камыр басабыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстибез. Камырның өстен каплап, бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Камыр кабара торганда шакмаклап ит һәм бәрәңге, суган турыйбыз. Тирән савытка дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салабыз, шунда эчлекне бергә кушып, кирәгенчә тоз белән борыч сибәбез һәм барысын бергә болгатабыз.

Камыр кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр җәябез. Аларның уртасына алдан ясалган эчлекне салып чыгабыз. Табаны сыек май белән майлап, шуңа өчпочмакларны тезәбез. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өстенә сөртеп чыгарга онытмагыз! Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз да, 35-40 минут пешерәбез. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100