news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавык итеннән борщ

Тукай районы "Якты юл" газетасыннан тавык итеннән борщ рецептын тәкъдим итәбез. Аш өчен: 3 л су, 1 тавык түше, 1 помидор, 2шәр чөгендер, кишер, ярты кәбестә, 4 бәрәңге, 2 тырнак сарымсак, тоз, яшел тәмләткечләр, үсемлек мае.

news_top
Тавык итеннән борщ

Тавык итен салкын суга салып, көчле утка куярга.

Суган, кишер, помидор, чөгендерне чистартып турарга. Тавык пешкән арада, яшелчәләрне үсемлек маенда йомшарганчы кыздырырга. Бәрәңгене шакмаклап турарга. Кәбестәне турарга. Итне пешүгә шулпадан алырга.

Бәрәңге һәм кәбестәне салырга. 20 минут кайнаткач, кыздырылган яшелчәләрне кушарга.

Итне сөякләреннән аерырга һәм вак итеп турап, шулпага салырга. Плитәне сүндереп, 20 минут тотарга.

Ашка изелгән сарымсак һәм вак итеп туралган яшел тәмләткечләр өстәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар