Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык итен сөткә салып пешерү рецепты

Итне сусыл һәм йомшак итәр өчен, сөткә салып тотарга кирәк.

news_top_970_100
Тавык итен сөткә салып пешерү рецепты
https://pixabay.com

Тавык ботларын, филесын пешергәндә, гадәттә ит коры булып чыга. Ит сусыл һәм йомшак булсын өчен, аны сөткә салып пешереп алырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Тавык ботларын юып, коры табага тезегез, өстенә 200 мл сөт, 200 мл су салыгыз. Шуның өстенә бер телем сарымсак изеп салыгыз. Тоз, борыч, тимьян, чили борычы, петрушка кебек тәмләткечләр кушып, таба капкачын каплап пешерегез. 20 минут узгач, тавык ботларының икенче ягын әйләндерегез дә кабат 20 минут пешерегез.

Аннары итне табадан алыгыз. Бер савытта 100 грамм панировкалый торган сохари, икенче савытта 100 грамм он белән тәмләткечләр, өченче савытта ике йомырка сытып салыгыз.

Тавык ботларын башта онда, аннары йомыркада, аннары панировкалый торган сохарида әвәләгез һәм үсемлек мае салынган таба кыздырып алыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100