Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык ите белән яшелчә запеканкасы (рецепт)

Бик тиз һәм җайлы пешерелә торган яшелчә запеканкасы рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Тавык ите белән яшелчә запеканкасы (рецепт)

Уртача табага бер тавык түше, 1 уртача суган, уртача зурлыктагы бәрәңге, бер уртача ташкабак, ике помидор, каймак һәм каты сыр кирәк булачак. 

Табаны майларга, тавык түшен буйга кисәргә һәм кисәкләргә турап табага тезәргә, өстенә ярымбоҗралап суган салырга, тоз һәм борыч сибәргә, боҗралап туралган бәрәңгене тоз салып болгатырга һәм суган өстенә салырга, ярты стакан кайнаган су салырга, шакмаклап туралган ташкабакка һәм помидорга тоз салып каймак белән болгатырга һәм бәрәңге өстенә салырга, каймакны мулдан салу зарур, ул ризыкны сусыл итәчәк. Пешеп чыгар алдыннан сыр уарга да өсте кызарып килгәнче газ мичендә тотарга. 

Яшелчә запеканкасы кичке аш өчен дә җиңел ризык булачак. Рәхим итеп яңа пешкән ризыктан авыз итү өчен өстәл тирәли җыеласы гына кала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100