Тавык ите белән бодай ярмасы боткасы
Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан бодай ярмасыннан тәмле ботка рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: бодай ярмасы, башлы суган, кишер, тавык түше, карри, ардамон, имбир, ачы кызыл борыч, куркума, шикәр комы, ак шәраб, үсемлек мае, кайнаган су.
Ингредиентлар чама белән алына. Беренче эш итеп табада үсемлек маенда суган һәм кишерне кыздырырга, биш минуттан тавык итен өстәргә. Аннары 1 чәй калагы карри, 0,5 чәй калагы кардамон, 1 чәй калагы имбир, 1 кисәк ачы кызыл борыч, чәй калагы очында куркума, 1 чәй калагы шикәр комы салып, болгата-болгата биш минутлап кыздырырга, ярты стакан чамасы ак шәраб өстәргә.
Шәрабның спирты чыгып беткәнче кайнатырга, тоз өстәргә һәм ит өстенә юылган бодай ярмасын салып тигезләргә. Болгатырга кирәкми. 1-1,5 см чамасы ярма өстеннән чыгып торырлык итеп су өстәргә һәм көчле утта быгырдатып кайнатырга.
Соңыннан өстен каплап, сүрән утта суы беткәнче пешерергә.