Россиядә гыйнвар аенда тавык йомыркаларына иң арзан бәя Пенза өлкәсендә булган – дистәсе уртача 66,3 сум торган. Бу хакта РИА Новости яза.
Өчлеккә шулай ук Түбән Новгород өлкәсе (уртача бәя – 70,3 сум) һәм Псков өлкәсе (72,3 сум) кергән.
Самара өлкәсендә дистә йомырка 72,7, Башкортстанда 73,2, Мордовиядә 73,3, ә Ульяновск өлкәсендә 73,5 сум булган.
Татарстанда ун йомырка 74,1, Курск өлкәсендә 74,6 сум торган. Унлыкны Марий Эл яба – монда ун йомырка өчен 76,8 сум түләргә туры килгән.
Гыйнвар аенда тавык йомыркасына иң кыйммәт бәя Чукоткада булган – бер дистәсе уртача 241,6 сум. Магадан өлкәсендә 191,6, ә Сахалинда 172 сум торган.
Россия буенча йомырка гыйнварда уртача 93,9 сум булган.