news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавык белән мексиканча тортилья рецепты

news_top
Тавык белән мексиканча тортилья рецепты
Ләйлә Мостафина

Ләйлә Мостафинадан тавык белән мексиканча тортилья рецептын тәкъдим итәбез.

Тортилья - ул төче камырга ясалып, коры табада пешерелә торган мексикан икмәге, лепешка, безнеңчә - күзикмәк. Аның әзерен кибеттән дә сатып алырга була.

Тортильяның бер ягына майонез сылагыз, өстенә уылган сыр сибегез. Эчлек өчен туралган тавык ите кисәкләре, кызыл суган, киселгән помидор салына. Теләгән очракта яшел үләннәр, салат яфраклары салырга була. Ахырдан тагын уылган сыр сибеп, тортильяны урталай бөкләгез һәм ике ягыннан майлы табада кыздырып алыгыз.

Тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар