news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тавык бавырын тәмле итеп пешерү рецепты

news_top
Тавык бавырын тәмле итеп пешерү рецепты
Рәмзия Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан тавык бавырын тәмле итеп пешерү ысулын тәкъдим итәбез.

Бавырны юарга, ваклап турарга кирәкми, икегә кисәргә була.

Табага үсемлек мае, дәфнә яфрагы, кара түгәрәк борыч, туралган сарымсак һәм суган салып, кызартмыйча гына кыздырып алырга. Шунда ук кабыгы алынган помидорны турап салырга. Соңыннан атланмай салып, 5 минут утта тотарга. Бу массаны тәлинкәгә алырга, шул ук табага атланмай һәм бавырны салырга. Өстен каплап, сүрән утта 10 минут пешерергә. Өстенә суганлы массаны салырга, тоз-борыч сибәргә. Кайнап чыккач, сүндереп каплап куярга.

«Бавыр пешкәндә аз гына шикәр комы салдым, бавырның әчесен ала», – дип язган блогер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Пешереп карарга инде Рәхмәт.🙏
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар