Кетәклек системасы: тавык артыннан күзәтү
Бу хикәяне «Интертат»ка Буа районыннан Зөлфәт абый сөйләде. Ул үрдәк, каз, тавык, күркәләр үстерә. Кош итен ашказаны әйбәтрәк эшкәртә, ди. Ул озак ел тавыклар артыннан күзәткәч, аларның да үз системасы булуын ачыклаган.
Тавыклар асрый башлаганчы, мин аларны бакча чокып йөрүче һәм йомырка китерүче кошка гына санаган идем.
Җиңел уйлаганмын. Тавыклар билгеле бер система буенча яши икән. Һәр ояның үз кагыйдәләре, һәр тавыкның үз холкы. Нәкъ кешеләр сыман. Мисалга берничә тавыкны китерәм.
Беренче тип – эчпошыргыч тавык. Һәр адымыгызны тикшереп, бертуктаусыз кисәтү ясап, борын астыннан мыгырданып йөргән кешене күз алдына китерегез. Сүз менә шул тавык турында булыр.
Кетәклеккә кергән саен, минем арттан җирән тавык ияреп йөри. Үзенең тамагы да тук, өстәмә азык та сорамый, әмма арттан иярә дә, каты тавыш белән, тавыкларча «акыра».
Ишегалдына чыксам, минем һәр адымымны тикшерә һәм «ко-о-о, ко-ко». Мин аның тавышын «бодайны дөрес чәчмәдең!», «йомырканы кире урынына куй!» дигән сыман кабул итәм. Кайвакыт җирән башына миннән нәрсә дә булса эләгә дә, әмма андый «тәрбия»нең мәгънәсе юк.
Икенче тип – итагатьле әтәч. Ул үзен зәгыйфь һәм җәберләнгән тавыкларның яклаучысы итеп саный. Ул бу вазифага үзен үзе куйган. Ул тәртипне сакларга җанталаша: тавыклар киттеләрме, ераккамы, аларга куркыныч янамыймы? Әгәр коты алынса, чабып бара да тавыкларның юлын бүлдерә һәм үзе куркынычсыз дип уйлаган урынга куа. Җирдән берәр тәмле ризык тапса, бөтенесен үз янына чакыра. Караңгы төшкәч, бөтенесен дә кетәклеккә чакыра, борыннарын канатканчы күркәләр белән сугыша. Гомумән алганда, үзенең хатын-кызлары әйбәт яшәсен өчен күп көч куя.
Бар яктан килгән әтәч инде! Әмма бер кимчелеге бар – ул тавыкка сикерми. Берәрсе тавыкка якынлашканны күрсә, очып бара да, «җинаятьчене» кикригеннән сөйрәп төшереп, котырына.
Тавыклар аңардан курыкмый һәм хөрмәт тә итми. Башка әтәчләр янында бөтерелеп йөриләр, хәтта мөнәсәбәт ачыклыйлар, ә бу «герой» әтәчне санга сукмыйлар.
Өченче тип – җитез яки алдакчы әтәч. Әлеге чуар әтәч күптәннән ашка китәсе иде инде, әле һаман кул барганы юк. Гәүдәсе чебешнеке кебек булганга күрә, аны тавыклар читләтеп уза. Яннарына барып карый, әмма тавыклар аны чукып җибәрә.
Буе кечкенә булса да, аның да «кызлар кулы тотып карыйсы килә», шуңа күрә ул үзенең тактикасын булдырган. Урамда караңгы булганда, мин кетәклеккә керер алдыннан утны кабызам. Тавыклар йокымсырап, күзләрен ачып, уянып килә генә башлыйлар. Һәм менә шул мизгелдә теге әтәч иң актив булып үзен күрсәтә. Әле тавыклар тулаем уянып беткәнче, ул тиз генә берсен «кочаклый» да «үбеп ала». Шулай 4-5 тавыкны кочакларга өлгерә дә, кире үз урынына барып утыра.
Тавыклар хәтта бернәрсә дә аңламыйча кала. Гаҗәпләнеп, бер-берсенә карарга гына өлгерә.
Мин башта моны шулай туры килгән генә дип уйлый идем. Әмма менә бер атна инде шушы күренеш артыннан күзәтәм. Көн саен шулай бит ул! Гади авыл кетәгендә дә тормыш кайный икән.